Яшел Үзән

Күлгә – Равил, чишмәгә Хәбир исемен бирергә иде

Чишмәләр Аллаһы Тәгалә яраткан кодрәт ияләре, алардан башка бернинди җанлы һәм җансыз әйберләр яши алмый. Аларның күбесе кояш чыгышыннан агып чыга. Кайсы гына авылны алып карасаң да, авылның кояш чыгышы ягында чишмә булыр. Әгәр авыл тигезлектә урнашкан икән - коелары булыр. Коелар шулай ук җир асты чишмәләре белән туеналар. Хәзер...

Чишмәләр Аллаһы Тәгалә яраткан кодрәт ияләре, алардан башка бернинди җанлы һәм җансыз әйберләр яши алмый.
Аларның күбесе кояш чыгышыннан агып чыга. Кайсы гына авылны алып карасаң да, авылның кояш чыгышы ягында чишмә булыр. Әгәр авыл тигезлектә урнашкан икән - коелары булыр. Коелар шулай ук җир асты чишмәләре белән туеналар.
Хәзер халкыбыз чишмәләрне карау, төзекләндерүгә зур игътибар бирә башлады. Бу эштә шәхси эшмәкәрләр өлгерлек күрсәтә. Хәер, авыл җирлекләре дә бу турыда кайгыртмый дип әйтә алмыйм.
Олы Ачасыр егетләре бертуган Гомәр һәм Әнвәр Миңнуллиннарны, Гыйльфановларны гына алыйк, Кармыш авылыннан Госман исемле егет тә бу эштә актив. Алар чишмәләрне төзекләндереп кенә калмый, Сабан туена тиңләшерлек матур Чишмә бәйрәмнәре дә уздырырга ярдәм итә. Бу эштә безнең Урысбага, Кече Ачасыр эшмәкәрләре калыша кебек. Егетләр, сез дә сынатмагыз әле, күрше авыллар алдында оятка калмыйк. Хәзер бит шундый замана - власть сезгә бирелгән. Элек тә бит, мәчетләрне, мәсәлән, байлар төзеткән. Югары Урысбага зиратына, инвентарьлар саклар өчен, кирпечтән бер бина кирәк. Бу эш тә игътибар үзәгендә булсын иде.
Моннан берничә ел элек газетада «Һәр үзәннең атамасы бар» дигән язмам басылган иде. Яшьләр, балалар туган ягыбыз үзәннәренең атамаларын исендә калдырсыннар, дигән теләктән чыгып язылган иде. Чишмә-инешләрнең дә исемнәре юк икән, ләбаса. Бу ялгышны мин үземчә төзәтергә уйладым. Бәлки, минем белән килешмәсләр дә, фикерләрен редакциягә юллый алалар.
Безнең Урысбага авылы яныннан ага торган инеш буенда төрле куәттәге исемле-исемсез чишмәләр бик күп, хәер, бу инешне шушы чишмәләр хасил итә дә инде. Бу инеш безнең Югары Урысбага авылыннан ярты километрда урнашкан урманнан (Әрмәле дип йөртәләр иде элек) башлана. Шуңа да бу кечкенә инешкә Әрмәле инеше дигән исем бирегә тәкъдим итәм. Урманнан агып чыккан җирдә үк сул яктан «Ак балчык чокыры» чишмәсе килеп кушыла. Аннан соң Сыер кизләве чишмәсе, Колхоз бакчасы чишмәсе һәм, ниһаять, авылны су белән сыйлый торган чишмә кушыла. Кызганычка каршы, бу чишмәнең дә бүгенгәчә исеме юк. Чишмәне бөтен авыл халкы карый. Элегрәк олыраклар карады, хәзер безнең заман егетләре. Тик күп вакыт, без чишмәгә якын торгангадыр инде, безнең әти Кәлимулла Гыйльманов карамагында булды. Моны авыл халкы белә. Әле чишмәне генә түгел, аңа төшә һәм менә торган юлларны да чистартып-карап торды. Шуңа күрә мин бу чишмәне авылым халкыннан кадерле әтием исеме белән атауларын - Кәлимулла инеше дип тануларын сорар идем.
Бу чишмәдән соң, Әрмәле елгасына Коммуна бакчасы чишмәсе килеп кушыла. Аннан бер 150 адым киткәч, өч чишмәле Кече Әрмәле инеше килеп кушыла. Бу чишмәләрнең берсе - Ачасыр тавы чишмәсе - иң көчлесе, тагын ике кечерәк чишмә ике зур чокырдан агып чыга. Моннан соң инде Әрмәле инеше (елгасы) шактый көчәя. Бөтен чишмәләр дә елгага сул яктан килеп кушыла. Шуннан соң Түбән Урысбага авылы турысында Җәңгелди чишмәсе кушыла. Аның янында ук шундый көчле чишмә бәреп чыга иде. Кызганыч, карамау аркасында, ул чишмә томаланды. Хәер, теләк булса, хәзер дә җан өрергә була әле аңа. Болардан соң, Сабан туе мәйданын үткәч, тагын бер исемсез чишмә бар. Аны исән чакта Хәнәфи абый карап йөрде бугай, ул шунда колхозның җиләк-җимеш бакчасында эшләде. Бу чишмәне Хәнәфи чишмәсе дип атарга тәкъдим итәр идем. Аннан киткәч, колхозның корт бакчасы астыннан бик тә салкын, бик тә тәмле тагын бер исемсез чишмә агып чыга. Бу корт бакчасында бик күп еллар Наилә апа белән Әгъзам абый Хәялиевләр эшләде. Әгъзам абыйны районда күп кеше Чәкән кушаматы белән беләләр иде. Чөнки оста умартачы гына түгел, атаклы көрәшче дә булды. Аңа мондый кушаматны таза булганга биргәннәр. Аның бу кушаматка бер дә исе китми иде, киресенчә, горурлана гына иде. Шуңа да бу чишмәгә Чәкән чишмәсе дип исем бирергә тәкъдим итәм.
Бу чишмәдән ерак та түгел, хәзер халык файдалана торган тагын бер тәмле, йомшак сулы, әмма исемсез чишмә бар. Монысын инде Полковник чишмәсе дип атар идем. Полковник кушаматы Равил Нигъмәтуллинга кечкенәдән кушылган. Звание буенча карасаң, бу безнең авылда тагылган кушаматларның иң дәрәҗәлесе. Равил моны яхшы белә, шуңа бу кушамат аны зурлый гына. Бу чишмәне гомер бу Равил карап тора. Чишмәдән су алыр өчен, елганың икенче ягына чыгарга кирәк иде. Ул чишмә суын баганалар утыртып, торбалар сузып, бу якка чыгарды. Хәзер чишмәдән язгы ташу вакытында да су алып була. Равил гомере буе колхозда ат җигеп эшләде. Хәзер пенсиядә булса да, ат тота әле. Хатыны Хәлимә дә, Равил үзе дә бик игелекле, нинди генә гозер белән килсәң дә, кире борып чыгармыйлар. Бу чишмәне аның исеме белән атарга кирәктер.
Соңгы чишмәне Социалистик хезмәт Герое Хәбир абый Гайнанов исеме белән атарга тәкъдим итәр идем. Аны районда да бөтен кеше белә, реклама кирәкми. Хәбир абый балачактан ук бу чишмәнең суын эчеп үскән, көч-куәт алган, су зур-зур коллективларны җитәкләрлек җегәрлек биргән. Эшләгән вакытларында Хәбир абый ул чишмәне һәм тирә-юнен караттырды, төзеттерде.
Полковник чишмәсеннән алдарак, икенче очы Җәңгелди чишмәсенә җитә торган күл пәйда булды Әрмәле елгасында. Бу эшне 2012 елның җәендә авылдашыбыз - «Каздорстрой» җәмгыятенең генераль директоры Равил Гарипов эшләтте. Аны бөтен инженерлык таләпләренә туры китереп, Татарстан мелиорациясе оешмасы эшләде.
Бу Равилгә нигә кирәк булды соң? Иң беренче чиратта, җәйге чорда ут-күздән саклану өчен, су чыганагы булып тора. Икенчедән, авылыбыз халкына су коену, балык тоту өчен ял итү урыны булачак. Өченчедән, ул Сабан туе мәйданы янәшәсендә. Дүртенчедән, күл янында колхозның элеккеге умарталыгы урнашкан.
Менә шуңа да минем тәкъдимем бар. Рас бу күлне төзүдә һәм башка бик күп кенә эшләрдә аның ярдәме булган икән, күлне Равил исеме белән атарга кирәк. Әле менә Кече Ачасырга юл салу турында сүз бара, бу эштә дә турыдан-туры аның ярдәме кирәк булачак.
Менә шулай, дуслар, рәхәтләнеп үткәрик шушы күл буенда Урысбага авыл җирлегенең сабан туен, Чишмә бәйрәмнәрен. Равил Касыймовичка бер-ике төп чишмәне шефлыкка алса, тагын да рәхмәтле булыр идек. Бу эш аның кулыннан килә. Ә Наил иптәш Гатауллинга үзенең сүзендә торырга туры киләчәк. Чөнки бу эш җыенда планга кертелде. Сүз Югары Урысбагадагы Кәлимулла чишмәсен һәм чишмәгә төшә торган күперне төзекләндерү турында бара.
Язмамны төгәлләп, шуны әйтәсе килә: сез, яшьләр, үсеп килүче буын олылардан килгән традицияләрне саклагыз, табигатебезгә, чишмә-күлләребезгә ярдәм итеп торыгыз. Әле иң кирәклесен онытып та торам икән! Һәр чишмә янына аның атамасы язылган такта беркетегез. Эшегез бушка китмәс, тарих сезне онытмас!
Фәндияр Гыйльманов.
Югары Урысбага

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: