Яшел Үзән

Китапханә тарихы – авыл тарихы

Олыгаю галәмәтен шуннан беләм. Олыгайган саен кеше үткәненә кабат-кабат кайта, сагына, авыл, аның тарихы, үткәне белән күбрәк кызыксына. Үзе яшәгән чордан хәзергегә кадәргене чагыштыра, барлый. Кемнәрнедер юксына, сагына, искә ала. Менә мин дә авылымның карап торган мәдәният учаклары булган - мәктәп, клуб, китапханә турында уйланып куям. Андагы бөтен көчен, талантын...

Олыгаю галәмәтен шуннан беләм. Олыгайган саен кеше үткәненә кабат-кабат кайта, сагына, авыл, аның тарихы, үткәне белән күбрәк кызыксына. Үзе яшәгән чордан хәзергегә кадәргене чагыштыра, барлый. Кемнәрнедер юксына, сагына, искә ала.
Менә мин дә авылымның карап торган мәдәният учаклары булган - мәктәп, клуб, китапханә турында уйланып куям. Андагы бөтен көчен, талантын биреп эшләгәннәрне искә алам.
Бу язмам - Бакырчы авылы китапханәсе, анда озак еллар эшләгән туганыбыз -Асия апа турында.
Элегрәк авылда «избач» булган (Изба-читальня). Ул соңрак читальня дип кенә йөртелә иде. Анда Бакаев Хәмзә абый эшләгән дип әйтәләр. Аннан соң китапханәдә җитәкче булып, Татар Исламы авылы кызы Резидә апа эшләде. Китапханә элеккеге кәнсәләр бинасына урнашты. Бер ягында медпункт. Заманы өчен яхшы гына, зур гына бина. Уку залы да бар.
1959 елдан китапханәгә Асия апа җитәкчелек итте. Без мәктәптә укыганда китапханәгә еш йөрибез. Безгә Асия апа балалар өчен булган әдәбиятны сайлап куя. Барлык авыл халкы - олысы-кечесе ул вакыт китап укый. Без - мәктәп балалары сугыш турындагы китаплар белән кызыксынабыз. «Тимур и его команда»ны кулдан кулга йөртеп укулар истә.
Хатын-кызлар (өлкәннәр) кул эшләре эшләгәнгә аларның күп укуларын белмим. Ә ир-атлар кышкы кичтә, көзге-язгы чорда җыелып-җыелып китапханәгә йөриләр. Асия апаның китапханәне ачуын ук көтеп алалар. Уку залына һәр кичтә өлкән буын ирләр җыелып яңалыклар белән танышалар иде. Халык ярлы яши, барлык төр газет-жур-налларны яздырып алып бетерер хәлдә түгел. Ә ул чорда китапханәгә газет-журналлар бик күп килә иде. «Красная звезда», «Спорт», «Совет Татарстаны», «Совет әдәбияты», «Агитатор» тагын әллә никадәр төрдә. Һәрберсен җыеп, төпләп, подшивкага җыя иде Асия апа. Кем нәрсә сорый, табып бирә, тәкъдим итә.
Асия апа - элеккеге укытучы. Шуңа да яхшы психолог, балаларны яратучы, һәркемне хөрмәт итүче иде. Шуңа ул авылның күренекле шәхесе булды.
Китапханә эшен бик белмәсәм дә, авыр, җаваплы икәнен яхшы аңлыйм. Аның җитәкчесе - талант иясе, эстетик яктан да, рухи яктан да өлге булган Асия апабыз. Китап киштәләрендәге китапларны тематик итеп тезү, яңа китаплардан яңадан-яңа күргәзмәләр оештыру, балалар белән китап укучылар конференцияләре үткәрү, һәр язучының түгәрәк датасын билгеләү, аңа багышлап газета чыгару, шигырь кичәләре уздыру... Санап бетерерлек түгел.
Өлкән буыннар, китапханәнең даими укучылары, турында горурланып сөйли иде Асия апа. Китап яратучылар бик күп иде бездә.
Авылыбызның элеккеге офицеры Сафиуллин Габдулла абыйның политика белән кызыксынуы, «Красная звезда», «Правда», «Россия», «Труд» газеталарын һәр көн килеп, хәрефен дә калдырмый укуы, Дәминов Хәлим абыйлар, Солтанов Габдулла абыйларның сугыш турындагы китаплар укыгач фикер алышулары истә. Әхтәмов Ибраһим абыйның: «Сугыштагы хәлләр китаптагыча гына түгел ул», - диюләре истә тора, онытылмый.
Китапны яратып, сәнгатьле итеп кычкырып укучы Сибгатуллин Гарәфтин абыйны Асия апа гел ихтирам белән искә ала иде. Һәр кич аның укуын тыңларга Насыйбуллин Кәрим, Гыйрфанов Гариф, Сәгъдиев Әнвәр, Равил абыйлар, Сәмитов Мансур абыйлар җыелалар. Кайвакытта Асия апа китапханә ягын бикләп, уку залына ышанычлы кешене калдырып кайтып киткән. Чөнки Асия апаның балалары күп, укучылар. Ә ирләр төнге уникедә дә кайтырга ашыкмыйлар, йотлыгып китап укыйлар.
Авылда тәмләп, үз авызына каратып сөйли белүче Гыйрфанов Гариф абыйны сагынып искә алмаган кеше юктыр. Аның кушаматы да «Пушкин» иде. Китапның эчтәлеген бик матур, сәнгатьле сөйли белгән ул. Аның сүзләрен җөпләп, печать сугып куючы Кадыйров Закир абый бар иде. «Дөрес мал-лай, шулай бит ул, мал-лай» дип әйтеп куйганга, Закир абыйны «мал-лай» дип үртиләр дә иде.
Гыйбадуллин Рафаэль, Дәминов Халикъ, Зәйнуллин Хәбибулла, Сафиуллин Тәлгатьләрнең кочак-кочак китап ташулары... Хәбибулла энемдә гомере буе китап җене булды. Чормага качып укый иде. Сәмитов Мансур абыйны кырда көтү көткәндә дә китап күтәреп йөрүе күз алдымда.
Китапханәдә эшләүче Асия апам 20 ел гомерен шул эшкә багышлады. Бу 20 елда ниләр генә булмаган, салкын бина, күз ачкысыз буранлы төндә дә, тездән пычрак көздә дә, җәйдә дә һәр көн ул эшендә. Көндез дә, төнлә дә. Авыл советыннан (бюджеттан) акча алып эшләгәнгә, авыл советының нинди генә эшен башкармады икән ул? Тиеш булганмы, әллә һәр әйткәнне тыңлагангамы, нәрсә таләп итсәләр - шунда Асия апа.
Сайлау компанияләре - ул йортларда сайлаучыларга аңлату эше, агитатор-доклад, лекцияләр уздыру, йон-йомырка җыю планнары үтәүдә катнашу. Язгы чәчүдә - бюллетеньнәр, «Яшен»нәр, «Чаян»нар чыгару; урак өстендә кырга комбайнчылар янына барып хәлләрен белешү; сводка нәтиҗәләрен келәт янына (ындыр табагы) һәркөн язып элү; бетмәс-төкәнмәс эшләр.
Атна саен диярлек районга җыелышларга йөрүләре, семинарлар оештырулары - бары-бары да Асия апамның үз эшенә бирелгәнлеген раслый.
Никадәр кешеләргә китапка, укуга, яңалыкларны белүгә омтылыш тәрбияләүче Асия апам - күп балалы ана иде. Ул - Ана. Олы тормыш юлын күрсәтүче, яхшылык орлыкларын яшь буын күңеленә салучы, гадел, һәркемнең якын киңәшчесе, хөрмәт иясе Асия апа үз эшен олы кызы Динәгә тапшырды. Ул 1979 елда лаеклы ялга чыккач, Динә китапханәгә тагын да яңа алымнар, яңача эшләү, китап дөньясына тагын да күбрәк ярату - яңа укучылар, яңа буын килде.
2012 елда инде Динә дә лаеклы ялга чыкты. Хәзер китапханәне Асия апаның кече килене - Гөлнур җитәкли. Чын династия.
Бакаев Хәмзә абый, Бакаева Асия апа, Бакаева- Насыйбуллина Динә, Бакаева Гөлнур.
Бүген дә китапханә ишеге һәрвакыт үз укучыларын каршылый. Белем дөньясына, китапка мәхәббәт элек тә, хәзер дә бар, булачак. Укучылары гына үзгәрә.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: