Яшел Үзән

Кемнең кем икәнлеге авырлык килгәч беленә

Бу тормышта Аллаһ Тәгалә безгә ниләр күрергә язганын беркем дә белми. Әмма без Ходай биргән һәр бәла-казага әзер булып торырга тиеш. Бу - тормыш кануны. 9 Май иртәсендә без дә, Бөек Җиңү бәйрәмен каршылап, һәйкәл янына чәчәкләр куярга барыр­быз дип уйлаган идек. Әмма бу иртә безгә куркыныч хәбәр алып килде....

Бу тормышта Аллаһ Тәгалә безгә ниләр күрергә язганын беркем дә белми. Әмма без Ходай биргән һәр бәла-казага әзер булып торырга тиеш. Бу - тормыш кануны.
9 Май иртәсендә без дә, Бөек Җиңү бәйрәмен каршылап, һәйкәл янына чәчәкләр куярга барыр­быз дип уйлаган идек. Әмма бу иртә безгә куркыныч хәбәр алып килде. Иртәнге сәгать биштә «Янгын! Күршеләрегез яна!», дигән тавышка куркып уянып чыкканда, Сания апаларның абзарлары ялкын эчендә иде. Бер мизгелдә, ни эшләргә белми, аптырап, катып калдык, баш нинди фикергә дә килә алмый. Урамда чабып йөрүче бер-ике кеше күршеләребезне уятырга тырыша. Без дә шул арада үзебезнең йортыбыз өчен курка төштек, чөнки йортларыбыз янәшә терәлеп ук тора диярлек. Бакча ягыннан кереп, мин дә тәрәзәгә шакып карадым, күршеләрем, өй эчендә каушап, ни эшләргә белми аптырап йөриләр. Ул арада, урам як тәрәзәне ватып, аларны чыгардылар, кайбер әйберләрен дә алып чыга алдылар. Бу вакытта ут чоланга капкан иде инде. Безгә дә тизрәк хайваннарны, кош-кортларны чыгарырга, балаларны йокыларыннан уятырга, йорттагы җиһазларны ташырга кирәк иде. Бу эшләрне ничек, ни рәвешле эшләгәнебез хәтердә түгел. Курку белән ничек итеп хайваннарны чыгарганым да, йорттан әйберләрне ташыганыбыз да истә калмаган. Шул вакытта халык та бик тиз җыела башлады, янгын сүндерү машинасы белән Кадыйров Әнвәр абый да килеп җитте. Бу мизгелдә ут күршеләребезнең йортына күчкән иде инде.
Безнең йорттагы әйберләрне халык бик тиз ташып бетерде, чөнки сараебызга ут кабу куркынычы яный иде. Мин менә шушы урында авылыбызның халкына мең-мең рәхмәт әйтәсем килә. Бер кешенең кайгысы бөтен авыл халкының кайгысына әверелде. Күршеләребезнең йортын инде саклап калып булмагач, безне сакларга тырышулары, кем ничек һәм кайдан булдыра ала су ташулары, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ут белән көрәшүләре зур батырлык иде. Бигрәк тә, бәйрәм вакыты булганга, яшьләрнең күп булулары да зур ярдәм булды. Бу яшьләргә Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте булса иде. Менә шул вакытта, инде ут безгә дә күчә дип торганда, җилнең икенче якка таба авышып, ут икенче бер йортка күчте. Заманында гөрләп торган Гайнетдинов Юныс абыйларның йортына. Бүген аны Юдиннар гаиләсе сатып алган иде. Бу көнне йортта кеше юк иде. Шулай ук бу йортны да коткарып кала алмадылар, гәрчә бу вакытта Норлат, Свияжск янгын сүндерү машиналары килгән булса да.
Бу куркыныч вакыйгаларны кабат искә төшереп язасы бик авыр булса да, авылыбыз халкының батырлыгына, бердәмлегенә сокланып, рәхмәт әйтми мөмкин түгел. Аерым рәхмәтемне янгын сүндерү машинасын карап, аны төзек хәлдә тотучы, бик тиз һәм вакытында янгын урынына килеп җиткән Кадыйров Әнвәр абыйга җиткерәсе килә. Аллаһ Тәгалә исәнлекләрен бирсен аңа. Үз көче белән бушка төзек булмаган машинаны кулланырлык хәлгә китергән Әнвәр абый - дөнья бәясе кеше. Бу көннәрдә минем Әнвәр абыйга булган ихтирамым тагын да ныграк артты. Янгыннан соң да, ничә көн килеп, пыскып яткан кисәү башларын сүндереп йөрде ул. Шул ук вакытта авыл җирлеге башлыгы Равил Кадыйровның да алдан күрүчәнлеге, үз эшенә җаваплы каравы аркасында, оператив рәвештә алдагы көндә халыктан янгын сүндерү машинасын ягулык белән тутыру өчен акча җыйнавы үзе бер могҗиза. Равил абыйга да чиксез рәхмәт. Әгәр ул шулай эшләмәгән булса, халыктан акча җыйналмаган булса, нәрсә булыр иде икән?
Авылдашлар, янгын беребезгә дә алдан кисәтеп килми. Кайчан һәм кемдә чыгасын бер Аллаһ Тәгалә генә белә. Шуңа да «сакланганны саклармын» дип Аллаһ Тәгалә безгә сакланырга куша. Шушы янгын сүндерү машинасын тоту безнең өстә, авылдашлар. Рәхмәт Әнвәр Миңнуллинга, ул әле үзеннән шушы машинаны тоту өчен матди ярдәмен биреп тора. Без бу машинаны тотарга тиешбез, әле икенче «Урал» янгын сүндерү машинасы да төзек түгел, аны төзәтү өчен дә күпме чыгым кирәк. Моның өчен бездән ярдәм кирәк, чөнки, ил төкерсә, күл була, дигәндәй, без һәрвакытта да бердәм, тату булырга, бер-беребезгә ярдәмләшеп торырга тиешбез.
Аллаһ Тәгалә шушы янгын сүндерү вакытында тырышып йөргән барлык хатын-кызларга, ир-егетләргә, безгә ярдәм иткән һәрбарча авылдашларга, үзенең рәхмәтен бирсә иде. Берегезгә дә мондый хәсрәт килмәсен. Күршеләребез Яруллиннар гаиләсе исеменнән дә барыгызга зур рәхмәт. Янгын калдык­ларын җыйнауда да авылның бик күп ир-егетләре катнашты. Аларга да чиксез рәхмәт. Аллаһ Тәгалә Яруллиннар һәм Юдиннар гаиләсенә сабырлык бирсен. Бу афәтнең авырлыгын бары үз җилкәсе аша үткәргән кеше генә аңлый. Шуңа да аларга без, бары сабырлык һәм түземлек кенә теләп, кулдан килгәнчә матди яктан ярдәм итик. Бер сәдака - мең бәладән коткара, дигән гыйбарәне онытмыйк. Бу дөньяда без кунак кына булуыбызны һәрвакыт истә тотыйк!
Марат Гатиятуллин.
Олы Ачасыр

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: