Яшел Үзән

«Казларыгыз – симез, кызларыгыз матур булсын!»

Яке төбәге халкы үзенең тырышлыгы, уңганлыгы белән генә түгел, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калуы белән дә гаҗәпләндерә һәм сокландыра безне. Быел, кар яумау сәбәпле, каз өмәләре соңгарак калды, әмма ничек кенә узды әле! Авылда күркә, үрдәк, каз асраучылар шактый. Мәсәлән, быел Әмир Мостафин гаиләсе 40 баш каз тәрбияләп үстерде. Илнур...

Яке төбәге халкы үзенең тырышлыгы, уңганлыгы белән генә түгел, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калуы белән дә гаҗәпләндерә һәм сокландыра безне. Быел, кар яумау сәбәпле, каз өмәләре соңгарак калды, әмма ничек кенә узды әле!
Авылда күркә, үрдәк, каз асраучылар шактый. Мәсәлән, быел Әмир Мостафин гаиләсе 40 баш каз тәрбияләп үстерде. Илнур Әхмәтшакиров, Зөфәр Сәгыйтов, Әсгать Яруллин, Фәргать Садыйков гаиләләре дә алардан калышмады: дистәдән артык каз асрап, көз җиткәч, аларны суеп, сатып, гаилә бюджетына сизелерлек табыш керттеләр (бер каз 1200-1400 сум тора).
Ел саен берничә дистә каз-үрдәк асраучы Фирдәвес Яруллина исә бу юлы казларын өмә ясап эшкәртергә булган. Бөтен йоласын туры китереп, гореф-гадәтләрне саклаган хәлдә үткәрергә тырыштылар өмәне. Капкадан җырлап килеп кергән егетләргә, өйгә узу өчен, бусага ялын сатып алырга туры килде. Кызлар белән кара-каршы җырлашып, каз канатлары сатып алганнан соң гына өйгә керттеләр аларны. Ә егетләр белән кызлар тарткалашкан арада дүрт-биш хатын-кыз казларны йолкып бетереп, чишмәгә юарга әзерләп өлгергәннәр иде инде. Менә кызлар иңендәге көянтәләргә егетләр пар казларны эләргә булыштылар да, яшьләр чишмә юлына юнәлде. «Хәтирә» фольклор ансамбле җырчылары аларны:
Каз канаты, каз өмәсе -
Борыннан калган йола..
- дип озатып калды. Яшьләр артыннан чыккан өмәче хатыннарның берсе, сукмакның як-ягына каз каурыйлары сибә-сибә:
Каурый сибәм су юлына,
Ишле булсын казыгыз.
Өмәләрдә эш күрсәтеп,
Ярлар табып калыгыз,
- дигән теләкләрен әйтергә дә онытмады.
Иң кызыгы һәм күңеллесе чишмә буенда булды. Өмә уздырыласын алдан белгән авыл халкы каз юарга килүчеләрне көтеп тора иде инде. Китте җыр, бию, такмак әйтешү. Аеруча өлкән яшьтәге хатын-кызлар актив булып чыкты. Яшьлекләрен искә төшерделәр, күрәсең. Каз канатлары кагынып бию дисеңме, кызыклы уеннар уйнаумы, табышмаклар әйтешүме - барысын да бик теләп, күмәкләшеп башкардылар. Казлар чишмәдә юылгач, яшьләр кабат хуҗабикә өенә юнәлде. Анда өмәчеләрне каз маенда пешкән коймак белән бәлеш көтеп тора иде. Кичке якта да җыр-бию дәвам итте.
Әлеге бәйрәмне үткәрү инициативасы, аны оештыру һәм сценариен төзүне, билгеле инде, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре башкарды. Алар ярдәменнән башка мондый зур чараны үткәрү кыен булыр иде. Әле алда «Уйнагыз, гармуннар!», Яңа ел, Нәүрүз, Авыл бәйрәмен үткәрү дә эш планына кертелгән. Кыскасы, яздан көзгә кадәр басуларда хезмәт куйган авыл халкына, кышын ял итү, күңел ачу өчен, җай чыгып кына тора.
Нурия Мостафина.
Олы Яке

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: