Яшел Үзән

Камадагы вакыйга

Балык тотарга дисеңме? Үлеп тә китә шул балык өчен минем баҗай. Бүген дә ул әнә, үзләренә кунакка килгән кияве Кипарисны үзе белән Кама елгасына балыкка барырга күндереп, ачылып та бетмәгән күзләрен уа-уа таң белән су буена юнәлделәр. Баҗай үзенең алдагы көннәрдә күпме балык тотканнары, беләк озынлыгы ничә балык кармагын өзеп...

Балык тотарга дисеңме? Үлеп тә китә шул балык өчен минем баҗай. Бүген дә ул әнә, үзләренә кунакка килгән кияве Кипарисны үзе белән Кама елгасына балыкка барырга күндереп, ачылып та бетмәгән күзләрен уа-уа таң белән су буена юнәлделәр.

Баҗай үзенең алдагы көннәрдә күпме балык тотканнары, беләк озынлыгы ничә балык кармагын өзеп киткән чакларын сөйли-сөйли су буена килеп җиткәнен сизми дә калдылар. Кай арада суалчаннар киертелеп, су төбенә дә чумдылар. Әллә ни озак көттермәде, баҗайның калкавычы берничә мәртәбә батарга да өлгерде, йөзенә шатлык нурлары өстәлгән баҗай шунда ук ике куллап кармак таягына чатырдатып ябышты. Бушка, алдавыч кына булды ахрысы. Баҗайның йөзендәге сөенечен ай күрде, кояш алгандай булды. Сәгать буе ник чиртеп карасын. Балык чиртмәгәч, эче поша башлаган Кипарис та:
- Әти, мин китим әле, теге вакытта эләккән урында чиртмәс микән, - диеп китеп барды.
Тыныч та холыклы инде ул үзе баҗай. Тыштан төбе-тамыры белән сүгенми торган кеше булса да, шул кадәрле сөенә-сөенә зур өметләр белән балык тотарга килеп тә чиртмәгәч, алай да эченнән генә үзенең канәгатьсезлек, ачулы сүзләрен укынып алды, бәлкем, балык эләкми торган көндер дип, аннан үзен тынычландырып куйды.
Баҗайдан якында гына бер мотоцикл да туктады. Күз күргән танышлар түгел иде үзләре. Урыслар икән.
- Ну, нихәл анда, балык эләгәме? - дип сорарга да өлгерде үзләре.
Балыклар да, әйтерсең лә, шул ике урысны гына көтеп торган диярсең, берсе баҗайның калкавычын өстерәп тә китте, күз ачып йомган арада яр өстенә ялтырап та килеп төште. Әһә, әнә икенчесе дә чиртә, монысы да капты. Алып кына, салып кына өлгер. Кинәт, Кипарис исенә төшеп, аның ягына борылды. Бер дә селкенеп караганы күренми лә бу кияүнең, әллә кармакларына карап, чүгәләп йоклап утыра инде. Үзе янына чакырырга уйлаган уеннан, балыкларны куркытырмын дип, кире кайтты. Балыклар бере артыннан берсе савытларга тула торды. Кипарис ягына карап янәдән баҗайның җаны кайнады. Түзмәде:
- Кипарис! Кипарис! - диеп, кулларын тилгән канаты сыман һавада болгый башлады.
Менә эләгә, хәзер эләгә диеп, калкавычларыннан күзләрен дә алмый юанып карап утырган Иван белән Сергей, дөньяларын онытып, баҗайга карап, югалып калдылар. Сергей дигәне, Кипарисның нәрсә икәнен аңламый, Иваннан сорап куйды. Тегесе дөньяны күреп, белгәнрәк булып чыкты исә кирәк, каядыр җылы якларда үсә торган агач икәнлеген аңлатып күрсәтте.
- А при чем тут кипарис?
- Каян белим соң мин?! Башына сукмаганнардыр ла моның.
- Бар әле, бар, белешеп кил.
Сергей эндәшкән тавыштан баҗай сискәнеп китте.
- Абый, нихәлләрсез. Авырмыйсыздыр бит? Һаман кипарис дип, кулларыгызны болгап, каядыр карап кычкырасыз. Биредә кипарислар үсми бит. Хәлегез начар булса, ярдәм итәрбез. Әнә, мотоцикл бар безнең.
Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, баҗай шаркылдап көлеп куйды.
- Рәхмәт, барысы да яхшы.
Ул арада алар янына Кипарис үзе дә килеп басты.
- Менә таныш бул, бу минем кияү Кипарис була.
- Чынлапмы?
- Ә соң без Иван белән, берни аңламый, сине юләрләнә башлаган дип югалып калдык.
Нинди хәбәрләр барын өметләнеп көтеп утырган Иванны чакырып кул болгады. Ис китмәстән җир астыннан килеп чыккан Кипарисны күрергә Иван ук кебек атылып килеп җитте. Кыска булып алган, аңлаешсыз булып саналган вакыйгалардан алар озак көлеште. Кама буеннан искән ягымлы җил малае аларның маңгайларына кагылып алды да, шат көлешү авазларын үзе белән урманнар арасына алып кереп китте. Ә, бәлкем, ул бу тавышларны бөтен ил буйлап та күрсәтеп, бар халыклар да менә шулай көлешеп яшәгез дип әйткәндер дә әле.
Альберт Илмөхәммәтов.
Норлат

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: