Яшел Үзән

Җирдәгеләр вак мәсьәлә...

Дөбер-дөбер итеп «дөнья арбасы» чаба... Шул арбадан төшеп калмаска тырышып, җир кешеләре ябышып утырган. Аннан төшеп калсаң, менәсе бик авыр, чөнки, беренчедән, этенеп-төртенеп утырган икенче берәү синең урынга оялый, икенчедән, арбаны куып тотуы да җиңелләрдән түгел. Көн артыннан көн үтә, гомер йомгагы һаман сүтелә тора. Вак кына тормыш мәшәкатьләре шуның...

Дөбер-дөбер итеп «дөнья арбасы» чаба... Шул арбадан төшеп калмаска тырышып, җир кешеләре ябышып утырган. Аннан төшеп калсаң, менәсе бик авыр, чөнки, беренчедән, этенеп-төртенеп утырган икенче берәү синең урынга оялый, икенчедән, арбаны куып тотуы да җиңелләрдән түгел.

Көн артыннан көн үтә, гомер йомгагы һаман сүтелә тора. Вак кына тормыш мәшәкатьләре шуның кадәр күбәеп китә ки, юк кына нәрсәләр ярты нервны ашап бетерә, төн йокыларын качыра.
Ә бер көнне син бик зур дип кабул иткән проблемалар, энә очы кебек, кечерәеп калалар. Һәм бу дөньяда яшәүнең тәмен, ямен син инде бер мизгелдә аңлыйсың.
Бер ягымда 60ын яңа тутырган бер агай уфтанып утыра... Икенче ягымда, әле яши генә башлаган, яшь әни билгесезлеккә төбәлгән. Кемдер күз яшьләрен тыя алмый.
Берәү Коръән сүрәләрен кулына алган...
Яман шеш республика хастаханәсендә тыз да быз чапкан халыкның өмете гел ишектә. «Йә сиңа ни дип әйттеләр», «анда хәлләр ничек», «расладылармы» кебек сораулар белән каршы алалар, «юк» дигән җавап ишетсәләр, яшь балалар кебек, сөенәләр, шулай да «әйе»дигәнен дә шактый ишетергә туры килә. Һәркем «ә миндә бәлки ...» дип, могҗиза көтә.
Кайгы кешеләрне берләшергә мәҗбүр итә. Алар инде гади кешеләр түгел, анда минутлар җилдәй тиз йөгерә. Алар өчен һәр көн бәйрәм.
Бу бинада бөтенләй икенче дөнья. Монда вакыт, сәгатьләп түгел, минутлап үлчәнә. Һәркем үзенә хөкем карары көтә. Ә дөньялыкта калган мәшәкатьләр, болар белән чагыштырганда, зурайткыч пыяла аша гына карарлык.
Янымда утырган агай тагын уфтанып куя: «Эх, шушыны җиңеп чыгалсак, яши белер идем инде мин, һәр минутның тәмен тоеп, булганына шөкер итеп, биргәнен бәрәкәтле тотып, гел сөенеп яши белер идем мин. Ә җирдәге мәшәкатьләр - вак мәсьәлә»...
Соң, бик соң аңлыйбыз, шул, без бит бу җирдә кунак кына...
И.Илгиз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: