Яшел Үзән

«Ике кыш һәм өч җәй» – яки безнең яшьлек турында

Соңгы араларда «Россия-1» каналында «Ике кыш һәм өч җәй» («2 зимы и 3 лета») фильмын күрсәтә башладылар. Өлкән буыннар өчен бу фильм - үткәннәрен, авыр тормышларын, үзәк өзгеч кыен чакларын искә төшерәдер. Фильмны документаль дияргә дә мөмкин. Архангельск ягындагы авылның тыл хезмәтчәннәренең сугыш чоры вакытындагы яшәешләрен чагылдыра ул. Фильмны карагач,...

Соңгы араларда «Россия-1» каналында «Ике кыш һәм өч җәй» («2 зимы и 3 лета») фильмын күрсәтә башладылар. Өлкән буыннар өчен бу фильм - үткәннәрен, авыр тормышларын, үзәк өзгеч кыен чакларын искә төшерәдер.
Фильмны документаль дияргә дә мөмкин. Архангельск ягындагы авылның тыл хезмәтчәннәренең сугыш чоры вакытындагы яшәешләрен чагылдыра ул. Фильмны карагач, сугыш чорында һәр авылның да олысына, кечесенә, баласына, сугыштан яраланып кайткан солдатына, дин әһеленә дә бер үк сынау, бер үк авырлык, хәлеңнән киләме-юкмы, бер үк хезмәт, халыкның никадәр чыдам, бердәм булуы күрсәтелә.
Сугыштан яраланып кайт­кан аксак, кулсызлар, япь-яшь егетләр, кайтып җитеп тә озак яши алмаган кешеләребез - авылдашларыбыз турында әти- әниләребездән ишетеп беләбез бит.
Сугыш беткәч тә авылга «рәхәт» тиз килмәгән әле. Урак белән урып-җыю, техниканың бик аз булуы, яшь кызларны торф чыгарырга Мәскәү урманнары-сазлыкларына кыш буена эшкә җибәрү, Молотов (хәзерге Пермь) урманнарына агач кисәргә вербовкалау - сугыш арты елларындагы кызлар-егетләрнең үзәкләренә үткәндер.
Мыек та чыкмаган яп-яшь егетләрне теләсә-теләмәсә дә шахталарга күмер чыгарыр­га җибәргәннәр. Чөнки илне күтәрергә, төзергә, төзәтергә кирәк. Күпләр, йорт-җирен яхшыр­ту нияте белән, «акча эшләрбез дә, кайтып, өй салыр­быз», - дип, шахталарга киткән. Кайсыберләре, өйләнеп, шунда яшәп калганнар.
Шахталарга килгән идем,
Туермын дип акчага.
Мин киләсен белмәгәннәр
Чәчмәгәннәр бакчага, - дип җырлаган бер шахтер хатыны.
Бакырчыдан япь-яшь Яруллин Мөнир, Зарипов Нури, Рафиков Габдулла абыйлар шахтер иделәр.
Торф чыгаруда Бикмуллина Асия, Зәйнуллина Фаягөл, Миндубаева Разия апалар катнашканын беләм.
Сугыштан соңгы елларда район һәм хуҗалык җитәкчеләренә дә бик авыр була. Районга бирелгән задание-планнарны үтәү гаять авыр булган. Иген тапшыру планы, заемнар, налоглар җыю эшләрен алып бару.
Менә бер мисал:
Норлат райкомында колхоз җитәкчеләре белән икмәк планы буенча авыр сөйләшү була. Райкомның беренче секре­таре иптәш Әюпов колхоз җитәкчеләренә икмәк тапшыру буенча заданиеләрне җиткерә. Колхоз җитәкчеләренең бу саннар белән килешәселәре килми, күпсенәләр. Чөнки хуҗалыкта да орлыкка калдырасы, фуражлык һәм хезмәт көненә бирәсе фондны саклыйсылары килә.
Шул чакта иң кечкенә «Кызыл Таң» колхозы җитәкчесе - коммунист-инвалид Хәкимов Касыйм абый торып баса да:
- Иптәш Әюпов! Безнең колхозга билгеләнгән 300ц урынына 350ц тапшырырга сүз бирәм! - ди.
Киңәшмә тәмамлангач, ул:
- Иптәш Әюпов! Минем ул кадәр икмәгем юк! - ди.
Әюпов аңа:
- Дәүләт синең икмәгең белән генә алга китмәс, синең сүзең генә кирәк иде. Инде мин җитәкчеләрнең башкаларын да кысармын, - дигән.
Сугыш арты елларында фаб­рика-завод училищеларына - ФЗУга разнарядкалар буенча авыл яшьләрен алганнар. Тол калган аналарның (солдаткаларның) кул астына керә башлаган 15-16 яшьлек балаларын ФЗУга чакырганнар. Алар заводта эшләгән, ике ел отработка.
Сугыш һәм сугыш арты елларында мичкә ягарга әрем җыю, тирестән кирпеч сугулар. Казан астында ут сүнү (яңадан мич тергезергә шырпы юклыгы) зур кайгы булган. Күршеләргә ут сорап керү гадәти хәл булган.
Авыл халкы никадәр авыр­лык күрсә дә, бер-берсенә ярдәмчел, киң күңелле булып яшәгән. Тирә-күршесе белән дус-тату, кайгыда да, шатлыкта да бергә, бердәм булганнар.
Бу сыйфатларын бүгенге авыл кешеләре югалттылар инде. Тирә-күршегә керү-чыгу кимеде. Туган хакын хаклау азай­ды. Һәркем үз дөньясына чумып, үзенчә яшәүне алга сөрә. Кеше кайгысына күбебез битараф хәзер.
Тормышның авыр вакытындагы күркәм сыйфатлар бүген дә бик кирәк. Бик кирәк.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: