Яшел Үзән

Иң читене – гомер уртасында ялгыз калу икән

Бу гаилә тарихын Мәүлия ападан башлап китәсем килә. Авылда нык, төпле нәселгә килен булып төшә Синтәк чибәре Мәүлия. -Мин килгәндә монда ике каенана иде, берсе Искәндәр абыйның әнисе, ә икенчесе бу токымга килен булып килгән Сәрвәр-дәү әни, - дип искә алды Мәүлия апа. Туган авылында да яшелчәче булып эшләгән Мәүлия...

Бу гаилә тарихын Мәүлия ападан башлап китәсем килә. Авылда нык, төпле нәселгә килен булып төшә Синтәк чибәре Мәүлия.
-Мин килгәндә монда ике каенана иде, берсе Искәндәр абыйның әнисе, ә икенчесе бу токымга килен булып килгән Сәрвәр-дәү әни, - дип искә алды Мәүлия апа.
Туган авылында да яшелчәче булып эшләгән Мәүлия апа, монда да шул хезмәттә була. Берсе артыннан берсе 3 бала дөньяга килә. Искәндәр абый, сугыш афәте китергән ятим, ике баланы Хәдия апа ялгыз үстерә. Матур, аңлашып, килешеп яшиләр алар. Менә балалар берәм-берәм башлы-күзле була. Шуннан да зур бәхет, шатлык бармы әти-әнигә?! Нигез хуҗасы буласы бердәнбер малайга да килен төшерәләр. Тормышка тагын да ямь өстәп, 1 кыз, 1 малай - оныклар дөньяга аваз сала. Тик иксез-чиксез кайгы җиле кагыласын бу гаилә әле белми. Кечкенә оныкларына 28 көн тулган көнне, ике сабыен ятим итеп, ирен тол калдырып, каенанасы белән каенатасына күтәреп тора алмаслык кайгы төяп, киленнәре Зөлфия кинәт вафат була. Бөтен тирә-якны тетрәндергән бу фаҗигане Мәүлия белән Искәндәр абый ничек кичергәндер. Берсеннән-берсе кечкенә (олысына 1 яшь тә 4 ай) ике ятим. Боларны ничек аякка бастырырга, инде яшь бала карау яшеннән чыккан Мәүлия апа өстенә калган зур йөк бит бу. Кызы Роза белән, уздырган йокысыз төннәре, ятимнәргә карап түккән күз яшьләре күпме булгандыр, хисапсыз. Казан шәһәрендә гомер итеп ятучы кызы Роза, әнисен бу кайгылы көннәрендә ятимнәре белән ялгыз калдырмый. Гаилә өстенә килгән бу хәсрәт аның да тормышын 180 градуска үзгәртә, ул туган нигезенә балаларны тәрбияләшер өчен күченеп кайта. Әйе, тормышның үз кануннары, алдан белгертми, кисәтми генә бер көн сине тота да яңача яшәргә мәҗбүр итә: гомерне кинәт кыл икегә бүлә - моңа кадәр һәм моннан соң. Әйе, тормыш кырыс, кайберәүләрне ул шулай сындырып сыный. Кемдер сына, сыгыла, тез чүгә, ә кемдер ул авыр көннәрдә ныгып, өмет-ышаныч белән янә киләчәгенә атлый.
Күгеңне болыт каплап, көннәр тоташ караңгыга төренгәндә яшәү өчен кайдан көч алырга? Элеккечә инде яшәү мөмкин түгел, ә башкача, яңача ничек яшәп китәргә? Җилкәнеңне җилләр екканда кемгә таянырга? Яшьли тол калган ир, Рөстәм, өстенә өелгән сораулар иде болар.
Кешеләрнең яхшы сүзләре дә кайчак агу икән.
Иң читене - гомер уртасында ялгыз калу икән...
Авылны тетрәндергән тагын нәкъ, алдагы кыйссага охшаган бер фаҗига була. 3 баласын, сөйгән ярын тол калдырып, 29 яшендә Шәфигуллин Илфат дөнья куя. 30 яшьлек Фирдисә итәк тулы нарасыйлары белән тормыш дигән дәрьяда ялгыз калды, олы кызына - 5, уртанчысына - 3 яшь, иң кечкенәсенә сигез ай була. Өч дип әйтергә генә ансат, бу сан артында күпме йокысыз төннәр, борчу һәм шул ук вакытта шатлыклары да яшеренгән. Дөрес, авыр чакта ярдәм кулы сузарга туганнар, әти-әни, бигрәк тә Илфат ягыннан туганнар әзер тора. Тик болар берсе дә әти кулын, әти назын, әти сүзен алыштырмый. Чыр-чу килеп сугышып яткан балалар, әтигә әйтәм диеп кемгә йөгерергә тиеш? Менә шулары да өзә үзәкне, монда инде әти дә, әни дә булырга кирәк.
Шушы бәхетсезлекләр белән бер-берсенә, ике тамчы судай, охшаган ике гаилә, бер-берсен яхшы аңлапмы, бер-берсенә тартылалар. Бу Ходай тарафыннан язылган язмышмы, тәкъдирме, тик аны читләтеп үтеп булмый. Дөнья, тормыш булгач, төрлесе булгандыр, инде бар да артта, бу ике гаилә бер-берсен кабул итеп, татулыкта, берлектә гомер кичерә. Инде балалар да үз тормышларын кора башладылар, тик балалар - Альбина белән Әлфрид - яхшы белә, аларга тормыш нинди генә сынау әзерләсә дә, аларның артында нык терәк - әти-әни, Дәү әни, якын туганнары бар. Алдагы көннәрдә Ходай сезнең йортка бары шатлык кына алып килсен, кайгы-хәсрәт бер үк урап узсын дигән теләктә калабыз.
Дания Җиһаншина.
Олы Карагуҗа

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: