Яшел Үзән

Хәтерлим әле бүгенгедәй

Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керүгә шактый еллар узса, мәктәп тә, беренче укытучыбыз да һәрвакыт күңелдә. Кулга зур чәчәк бәйләме тотып, аны кая куярга һәм кемгә бирергә белмичә елый-елый басып торулар бүген дә күз алдында. Курка-курка як-якка каранып басып торганда, «Мин сезнең укытучыгыз!» дип, яныбызга килеп баскан бик чибәр апа,...

Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керүгә шактый еллар узса, мәктәп тә, беренче укытучыбыз да һәрвакыт күңелдә. Кулга зур чәчәк бәйләме тотып, аны кая куярга һәм кемгә бирергә белмичә елый-елый басып торулар бүген дә күз алдында. Курка-курка як-якка каранып басып торганда, «Мин сезнең укытучыгыз!» дип, яныбызга килеп баскан бик чибәр апа, кулыбыздан алып, мәктәпнең без укыячак сыйныф бүлмәсенә алып керде. Бу - беренче укытучыбыз Динә Мидхәт кызы Миңнуллина иде.
Беренче көннән үк безнең икенче әниебезгә әйләнде. Ачык йөзле, һәрвакыт елмаеп кына торучы Динә Мидхәтовна һәрвакыт безне үзенә тартып торды. Ул безнең беренче укытучыбыз булган кебек, без дә аның беренчеләре идек.
1977 елны, Тәтеш педагогия училищесын тәмамлаган яшь кызны, башлангыч сыйныф укытучысы итеп Норлат урта мәктәбенә эшкә җибәрәләр. «Дөресен әйткәндә, мин бәләкәй чакта табиб булырга хыялланган идем, - дип искә ала ул үзенең мәктәп елларын. - Укытучым Александра Ильичевна: «Синнән менә дигән укытучы чыгачак. Мин лаеклы ялга киткәч, укучыларымны сиңа ышанып тапшырсам, тынычлап ял итәрмен», - дигән иде. Әтием дә укытучы булырга хыялланган булган, тик авыр елларда хыялы гына тормышка ашмаган. Ул мине бик тә укытучы итеп күрергә теләгән иде. Шулай итеп, минем өчен кадерле кешеләрнең зирәк киңәше белән барып кердем мин педагогия училищесына. Еллар уза тора, әмма сез беренчеләр һәрвакыт күңелдә минем. Укытучылар арасында үз урынымны табу, оятка калмас өчен, бик тә тырышып эшләдем. Хезмәттәшләрем дә бик булышты. Бигрәк тә Дания Абдулловна Галиева ярдәмен тоеп эшләдем. Ул, дәрескә кереп, соңыннан дәрескә тулы анализ ясый, уңай һәм тискәре якларны, җитешсезлекләрне күрсәтә иде».
Укытучыбыз белән табигатькә чыгулар, чишмә буйларына барулар, кошларны һәм җәнлекләрне, болытларның агуын күзәтүләр - бары да истә. «Әниләрегез, миңа ышанып, «Питкә» күленә кояш чыкканны каршы алырга җибәрде шулай, - дип истәлекләрен дәвам итә Динә апа. - Төнге караңгыда, учак янына җыелып, йолдызлар күзәтеп, кайсы нәрсә аңлатканын сөйләп, сезнең бихисап сорауларыгызга җавап биреп утырдык». Әлбәттә, мондый экскурсияләр бездә, нәни малайларда һәм кызларда, тирә-юньгә күзәтүчәнлек, табигатькә хөрмәтле караш тәрбияләгән, урманнарны-кырларны яратырга өйрәткән. Шушы экскурсияләр аша туган якны танып белергә өйрәтте укытучыбыз. Шуңа күрә дә укытучыбызны бик ярата, хөрмәт итә идек.
Еллар узса да, ул үзгәрмәгән, безнең бала чагыбыздагы кебек «безнең Динә апа» булып кала бирә. Күпме үзгәрешләр күрсә дә, барыбызга да бик якын, бусагасыннан атлап керү белән, күзләреннән сихри нурлар сибелә. Якын итеп, хөрмәт һәм ихтирам белән кабул итә һәркайсыбызны. Хәзер Динә Мидхәтовна Миңнуллина, безнең Динә апабыз - мәктәптә тәҗрибәле укытучыларның берсе. Ул - югары квалификацион категорияле укытучы. Безгә тәрбия, белем биргән, дөньяга йөзебезне ачарга булышкан Динә Мидхәтовнага киләчәктә дә уңышлар телибез, сау-сәламәт булып, тормыштан ямь табып яшәсен.
Рәис Садыйков.
Норлат

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: