Яшел Үзән

Хәсрәт күрмичә, бәхетнең кадерен белмисең

Инде менә ничә еллар, китапханәдә эшләү дәверендә, мин бик күп кешеләр белән аралашам. Шул уңайдан авылдашларымның күбесенең шатлыкларын, борчу-кайгыларын уртаклашырга, моң-зарларын тыңларга туры килә. Китапханәгә килгән һәрбер кешенең күңелен күреп, аның белән аралашып, матур эчтәлекле китаплар сайлап бирергә тырышам. Китапханә ул китап сайлый торган йорт кына түгел, авыл җирендә халык...

Инде менә ничә еллар, китапханәдә эшләү дәверендә, мин бик күп кешеләр белән аралашам. Шул уңайдан авылдашларымның күбесенең шатлыкларын, борчу-кайгыларын уртаклашырга, моң-зарларын тыңларга туры килә.

Китапханәгә килгән һәрбер кешенең күңелен күреп, аның белән аралашып, матур эчтәлекле китаплар сайлап бирергә тырышам. Китапханә ул китап сайлый торган йорт кына түгел, авыл җирендә халык өчен аралашу, күрешү урыны да.
Китап сөючеләрем бармак белән генә санарлык түгел, Ходайга шөкер. Кечкенәсе дә, олысы да - минем якын дусларым. Кайсыбер укучылар китапханәдә күренмәсә дә, читтән торып укыйлар. Аның өчен йә оныгы килә, йә булмаса, үзем алып кайтып бирәм. Шундый китап укучыларымның берсе белән сезне дә таныштырып үтәсем килә. Ул безнең колхозда озак еллар сыер савучы булып эшләде. Хәзерге вакытта лаеклы ялда, ул - Вәсилә апа Баһавиева.
Вәсилә апа тормыш иптәше Таһир абый белән ике ул тәрбияләп үстерде. Бик матур парлы гомер кичерделәр. Шулай матур гына яшәп ятканда олы уллары Алмаз Сабан туенда, баганадан егылып төшеп, гарип булды. Вәсилә апа белән Таһир абый, Алмазның хатыны Гүзәл аны ничә еллар аякка бастырырга тырышты. Ләкин, язмыш үзенчә хәл итеп, Алмазны якты дөньядан алып китте. «Инде менә бер ел элек Таһирым да кара җир астына кереп ятты, - дип сөйли Вәсилә апа. - Беркемгә дә бала хәсрәте күрергә язмасын». Бик күңелсез вакытларында үзенә бер шөгыль тапкан - матур-матур шигырьләр иҗат итә икән. Газета укучыларга шуларның берничәсен тәкъдим итәм.
Сүземне төгәлләп шуны әйтәсем килә: тормышның үзенең яменнән - хәсрәте, шатлыгыннан - кайгысы, рәхәтеннән - михнәте, сөенеченнән зары күбрәк. Шулай итеп, шул хәсрәт кешене моңсулата. Йөрәктән ташып чыккан кайгы-хәсрәт сүзләре күңелләрне юып, сафландырып та үтә. Күз яшьләре белән эчеңдәге кайгылардан күпмедер арынасың. Кайгы-хәсрәт, михнәт күрмичә, адәм шатлыкның кадерен, рәхәтнең чын мәгънәсен белеп бетерә алмый. Бәхетнең барлыгын да бәхетсезлекләр очраганда гына тоясың.
Фирдәвес Шиһапова,
Бишнә авылы китапханәчесе
Таһирыма
Быел кар бик күп булды шул,
Куярга урыным да юк.
Елый-елый карлар көрим,
Ичмасам Таһирым да юк.

Эх, димен, ник үлеп киттең,
Мине ялгыз калдырып.
Зират якларына карыйм
Күзләремне талдырып.

«Җәйгә чәчәк утыртырмын», - дип,
Орлыкларын куйдым кибәргә.
Кичен бергә чыга идек
Шул гөлләргә сулар сибәргә.

Ап-ак күбәләкләр оча,
Чәчәкләргә куна кагынып.
Күңелләрем тулып, елап алам,
Шул вакытта сине сагынып.

Менә тагын язлар җитә,
Кар сулары агар гөрләшеп.
Җәй көнендә син юк инде хәзер,
Капка төпләрендә утырырга сөйләшеп.

Дәшә идең үткән-киткәннәргә,
«Исәнмесез!», диеп кул болгап.
Күрше кызларына дәшә идең,
Кызларым, дип сөеп, гел уйнап.

Юксына сине күршеләр,
Сагына барчасы да.
Утлар бетсә, искә ала
Бишнәнең бар халкы да.

Юк шул инде, син кайтмыйсың,
Хәзер киткән җиреңнән.
Сагынам сезне, Таһир, улым Алмаз,
Яшьләр китми күземнән.
Вәсилә Баһавиева.
Бишнә

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: