Яшел Үзән

Гомерен фәнгә багышлады

Мәктәптә укыган елларда миңа байтак кына фантастик әсәрләр укып чыгу насыйп булды. Шулар арасында француз язучысы Жюль Вернның «Серле утрау», «80 мең км су астында», «Капитан Грант балалары» һәм башкалар. Әсәрләрендәге аерым фрагментлар нык хәтердә калган. Бүген фантастларның хыяллары чынбарлыкка гына килеп калмады, ә кайбер фрагментлар фантастикадан да узып китте....

Мәктәптә укыган елларда миңа байтак кына фантастик әсәрләр укып чыгу насыйп булды. Шулар арасында француз язучысы Жюль Вернның «Серле утрау», «80 мең км су астында», «Капитан Грант балалары» һәм башкалар. Әсәрләрендәге аерым фрагментлар нык хәтердә калган.
Бүген фантастларның хыяллары чынбарлыкка гына килеп калмады, ә кайбер фрагментлар фантастикадан да узып китте. Үткән гасыр, билгеле булганча, гаять бай фәнни ачышлар белән тәмамланды, кешелек акылы микромирның серләрен өйрәнеп, аларны практикада куллана башлады. Физика, химия өлкәсендәге фәнни ачышлар алга киткән илләрнең экономикасын гына түгел, ә элек бу өлкәдә артта калган илләрнекен дә алга чыгардылар. Ә инде экономика үскәч, халыкның көнкүреш шартлары да үзгәрә, тормыш яхшыра. Һичшиксез, фәнне өйрәнү һәм үстерү өчен талантлы, хезмәт сөючән, белемле кадрлар кирәк. Сәләтле кадрлар, билгеле, аяк астында аунап ятмыйлар, аларны үстерү һәм тәрбияләү зарур. Кызганыч, СССР таркалгач, мәгариф системасы аксый башлады. Мәктәп тәмамлаучыларның байтагы тормышта үзләренең белемен күрсәтә алмый (кәгазьдә югары билгеләре булса да). Шуның өчен акчага бай түрә балаларын, зур суммалар тотып, чит илләрдә укыталар.
Моннан шактый еллар элек Танай авылы үзенең белемле, дәрәҗәле кадрлары белән аерылып торган. Билгеле, биредә мәктәпнең роле зур булгандыр дип әйтәсе килә. Колхоз белемле кадрларга мохтаҗлык кичермәде. Җитәкчеләр дә, авыл хуҗалыгы белгечләре дә, техника белән эш итүчеләр дә - барысы да үз авылыбыз кешеләре.
Әйтергә кирәк, үз эшләренә бирелгән алдынгы кадрлар гына чыкмады, ә фәнни хезмәткәрләр дә пәйда булды. Шуларның берсе - фәннәр кандидаты, моннан берничә еллар элек җидееллык мәктәпне Танайда тәмамлап, Норлат урта мәктәбендә укып чыккан шәхес Рәкыйб Сафиулла улы Хәйруллин турында язарга булдым. Ул үзенең тормыш юлын хәрби хезмәттән башлый. Хәрби училищены тәмамлап, лейтенант дәрәҗәсен ала һәм Кавказ арты хәрби округындагы көнчыгыш Грузиядә хезмәт итә. Биредә ул фронтовой бомбардировщик ИЛ-28 самолетларына техник хезмәт күрсәтә. Намуслы хезмәте өчен күптөрле хәрби бүләкләргә лаек була. Капитан дәрәҗәсендә хәрби хезмәттән әйләнеп кайтып, Казан химия-технология институтына укырга керә. Талантлы яшь студентка укуын тәмамлагач та аспирантурага юллама бирәләр. Шуннан ул бөтен гомерен фәнгә багышлый. Студентлар өчен лекцияләр укый. Доцент, ассистент вазифаларын башкара. Үзенең төп вазифаларын башкару чорында күп төрле җәмәгать эшләрендә катнаша, җәмәгатьчелек алдында фәнни темаларга багышланган лекцияләр белән чыгышлар ясый. Студентлар белән нефть һәм химия предприятиеләренә экскурсияләр оештыра. Берничә мәртәбә партия оешмасы секретаре булып сайлана.
Рәкыйб Сафиулла улының күп фәнни хезмәтләре дөнья күрә. Алар арасында аның тәрбия темасына багышланган хезмәтләре дә күренә.
Минем кулда: «Список научных трудов Хайруллина Ракиба Сафиулловича». Бу исемлектә 42 фәнни хезмәт басылган. Исемлек, герблы печать һәм җаваплы кешеләрнең имзалары белән расланып, юридик төс алган.
Бүгенге көндә Рәкыйб Сафиулла улы лаеклы ялда. Хезмәттәге уңышлары өчен ул күп кенә дәүләт бүләкләре алган. Ул әле дә үзенең элеккеге студентлары белән еш очраша. Алар белән һөнәрләренә кагылышлы әңгәмәләр үткәрә. Бүгенге студентлар өчен вакыт-вакыт фәнгә багышланган консультацияләр оештыра.
Рәкыйб Сафиулла улы туган авылын ташламый. Бирегә кайтып, шактый вакыт яшьләр белән аралашуга игътибар итә. Урта мәктәпне тәмамлаучы байтак кына укучыларга вузга керергә ярдәм итте.
Сүз дә юк, фәнне үстерү өчен сәләтле, белемле, энергияләре ташып торган яшь кадрлар кирәк. Алардан башка техник казанышларга ирешеп булмавы көн кебек ачык. Аларны үстерү мәктәптән башлана дисәм, һич тә ялгыш булмас дип уйлыйм. Производствоны үстерү өчен иң беренче чиратта нык белемле яшьләр кирәклеген элек артта калып, бүген алга киткән илләрнең тәҗрибәсе безнең өчен үрнәк. Моны Сингапур, Кытай, Көньяк Корея, Израиль һәм башка илләр тәҗрибәсе раслый. Бүген безнең ил алардан яңа технология сатып ала. Бездә дәвалап булмый торган авыруларны шундый илләргә җибәреп дәвалый. Хәзер вуз тәмамлаучылар хәттин ашкан, ә тормышта дәрәҗәлеләр күзгә чалынмый, кесәләрендә диплом кәгазе урын алып торса да, чөнки кешенең реаль белеме аның эшендә, тормышында күренә.
Фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ия булган шәхес Хәйруллин Рәкыйб Сафиулла улы авылның гына түгел, ул укыган мәктәпнең горурлыгы һәм даны. Белемле кешеләр күп булганда илнең киләчәге өметле. Бүгенге көндә сәләтле яшьләргә киң юллар ачу игътибар үзәгендә булып, көн кадагы булуы зарур.
Илтөзәр Фатыйхов.
Татар Танае

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: