Яшел Үзән

Дөньяны эт баскан, диләр

«Яшелләр», «зәңгәрләр», серо-буро-малиновыйлар, тагын әллә ниндиләр. Бу турыда күбебез ишетеп белә инде. «Яшелләр» ягъни табигатьне саклаучылар агымы бөтен дөнья буенча таралган. Боларның үзләренең партияләре бар, аларның кандидатлары төрле сайлауларда катнаша. Боларның рәсми табигать сагында торучылар белән бернинди уртаклыгы булмаса да, аларның тыкшынмаган җирләре юк. Әле менә 3-4 ай элек кенә,...

«Яшелләр», «зәңгәрләр», серо-буро-малиновыйлар, тагын әллә ниндиләр. Бу турыда күбебез ишетеп белә инде. «Яшелләр» ягъни табигатьне саклаучылар агымы бөтен дөнья буенча таралган. Боларның үзләренең партияләре бар, аларның кандидатлары төрле сайлауларда катнаша. Боларның рәсми табигать сагында торучылар белән бернинди уртаклыгы булмаса да, аларның тыкшынмаган җирләре юк. Әле менә 3-4 ай элек кенә, шушындый «яшелләр» төркеме Кола ярымутравы тирәсендә - Төньяк диңгезгә урнашкан Россиянең нефть чыгару платформасына һөҗүм итте. Бу турыда матбугатта да, телевидениедә дә күп күрсәттеләр. Болар турында шуңа язып үттем, чөнки түбәндә язылачак материалга аларның турыдан-туры катнашы бар.
Язасы килгәнем этләр турыда. Дөресрәге, хуҗасыз этләр турында. Хәзер бу хайваннар белән бөтен дөнья тулды. Шәһәр дә, авыл да зарлана алардан. Күпме кеше, балалар, хат ташучылар тешләнде алар тарафыннан, русча әйткәндә, достали инде алар. Этләр ягыннан икенче куркыныч - котыру авыруы таралу. Күпме түзәргә була бу хәлгә, ничә дистә мең башка кадәр үрчетергә була аларны?!
Менә шуларны яклап, теге «яшелләр» чыга. Янәсе, этләрне үтерергә ярамый. Ә сыер, ат, бозау, сарык, кош-кортларны үтерер­гә ярыймы? Ярый, ә этләрне - юк. Ә адәм баласын, балаларны шулардан талатып үтерергә ярыймы? Күпме кеше чүп­лекләрдә «бомжевать» итә, күпмесе җылылык торбаларын кочып яши. Алар турында ник кайгыртмый алар? Кеше гомеренең бәясе этнекеннән күпкә түбән булып чыга түгелме соң? Этләр өчен приютлар сорап йөргәнче, кешеләрне кайгыртырга кирәк. Әгәр этләр өчен шулкадәр җан аталар икән, хуҗалыкларында эт приютлары ачып тотсыннар этләрне. Шундыйлар аркасында район, авыл башлыклары бернинди карар да кабул итә алмыйлар.
Проблеманы, иртәме-соңмы, барыбер чишәргә туры киләчәк. Бу турыда депутатлар да аерым закон кабул итәргә тиешләр. Кыргый этләр бар икән, димәк, алар кыргый хайваннар рәтенә керә. Ә алар арта башлый икән, аларның баш санын атып кына киметәләр. Этләрне, бәлки, йоклатып, укол кадап кына киметергә кирәктер. Ә менә монысын инде аерым хезмәтләр башкарыр­га тиеш дип беләм. Нәрсә генә булмасын, кеше, балалар гомерен кыргый этләр гомере белән һич кенә дә тиңләштерергә ярамый.
Фәндияр Гыйльманов.
Югары Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: