Яшел Үзән

Бу дөньяда бер кеше бар...

Бу дөньяда бер кеше бар - Үзе кояш, үзе ай, Үзе - балкып торган йолдыз, Теле бал да, сүзе - май. Сокландырып һәрбарчасын Чәчәк ата гөл булып. Якты сибә, җылы бөрки, Бар җиһанга нур булып. Бу дөньяда бер кеше бар - Елмайса, төн яктыра. Сайрар кошлар качып торсын - Җырласа,...


Бу дөньяда бер кеше бар -
Үзе кояш, үзе ай,
Үзе - балкып торган йолдыз,
Теле бал да, сүзе - май.

Сокландырып һәрбарчасын
Чәчәк ата гөл булып.
Якты сибә, җылы бөрки,
Бар җиһанга нур булып.

Бу дөньяда бер кеше бар -
Елмайса, төн яктыра.
Сайрар кошлар качып торсын -
Җырласа, таң аттыра.

Тормыш гөлбакчасында ул
Үзе - гөл, үзе - нур.
Һәрбер эшнең җаен таба,
Үзе түгел, сүзе зур.

Бу дөньяда бер кеше бар -
Янып тора исеме.
Исеменә ничек шулай
Туры килгән җисеме?!

Үзе шатлык сибә, үзе
Өмет итми әллә ни.
Бу дөньяда бер кеше бар -
Гөлнур исемле Әни.

Әйе, Гөлнур исемле әнием - каенанам, Норлат авылында гомер кичерүче иренең бердәнбер сөеклесе, балаларының кадерле әнисе һәм дәү әнисе, туганнарының яраткан апасы, дусларының ышанычлы таянычы, күршеләренең алыштыргысыз киңәшчесе, укучыларның хөрмәт иткән укытучысы булган Гөлнур Хәйруллина.
Әнине белгән һәр кеше минем белән килешер: ул һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле, олы йөрәкле була белә. Ул - күңелләрне җылытып торучы җылы учак төсле, киңәш-ярдәм кирәк булганда, һәр кеше шушы учак янына җыелырга ашыга сыман.
Тормышыбызның гүзәл чәчәге, яшәвебезнең сүнмәс учагы булган, җир йөзендәге иң күркәм сыйфатларны гына үзенә җыйган, күңелебезгә якын, йөрәгебезгә газиз сөекле кешебез безнең!
Әни! Сиңа җиткерәсе сүзләребез күп. Синең акыллы киңәшләреңне тотып, җылы сүзләреңә коенып, назлы карашыңда иркәләнеп, йомшак канатың астында җылынып яшибез без. Сиңа күпме генә матур сүзләр сөйләсәк тә, күпме генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә, аз булыр сыман...
Төннәребезнең нурлы ае, күңелләребезнең сүнмәс кояшы, барыр юлыбызны яктырткан якты маягыбыз син безнең, кадерле әниебез!
Гөлназ Хәйруллина.
Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: