Яшел Үзән

Бәхетне яулап була

Хатын-кыз бәхете нәрсәдә дисәң, hәрбер кеше: «Балаларда!» - диеп жавап бирер иде, мөгаен. Хатын-кыз ул дөньяны гүзәллеккә күмәр, дөньяга йә ул, йә кыз бала тудырыр өчен яратылган. Хатын-кыз - гаилә учагына ялкын өстәүче дә, саклау­чы да. Сынмыйча-сыгылмыйча яшәү дә - аның бурычы. Әниебез Фә­hимә Гыйниятуллина 1939 елда Карашәм авылында бишенче...

Хатын-кыз бәхете нәрсәдә дисәң, hәрбер кеше: «Балаларда!» - диеп жавап бирер иде, мөгаен. Хатын-кыз ул дөньяны гүзәллеккә күмәр, дөньяга йә ул, йә кыз бала тудырыр өчен яратылган. Хатын-кыз - гаилә учагына ялкын өстәүче дә, саклау­чы да. Сынмыйча-сыгылмыйча яшәү дә - аның бурычы.
Әниебез Фә­hимә Гыйниятуллина 1939 елда Карашәм авылында бишенче бала булып дөньяга килә. Елның иң матур чагында - язның уртасында, табигать уянып, яшеллеккә күмелгән чагында туа әние­без.
Әнинең балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ике яшендә теле ачылып, «әти-әни» сүзен әйтергә өйрәнгән чагында, әниебезне сугыш әтисез калдыра. Әниебез, барлык сугыш балалары кебек, ачлыкны үзендә тоя. Тормыш - ормыш дип белми әйтмиләрдер, күрәсең. Әниебезгәдә тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә. 14 яшеннән колхозда сыер савучы булып эшли башлый, бөтен гомерен шушы хезмәткә багышлый. Эшләү дәверендә күп кенә бүләкләргә, мактау грамоталарына лаек була.
27 яшендә шул ук авылда туып үскән әтиебез Хәлимне үзенә яр итә. Ике каенаналы йортка килен булып килергә туры килә әниебезгә, чөнки алар белән дәү апабыз да яши торган була. Бер-бер артлы биш кызлары туа, ләкин өченчесенә яшәргә язмаган була.
Шулай матур гына яшәп ятканда, кинәт кенә парлы гомерләре киселә. 44 яшендә әтиебез, әниебезне hәм безне зур кайгыга салып, бу дөньядан китеп бара. Никадәр генә көчле рухлы булсаң да, пар канатыңны югалту кайгысы адәм баласын барыбер сындыра. Әле бит 4 кызы да бар, иң кечкенәсенә - миңа 1 генә яшь тулган була. Ничек алга таба яшәргә дигән сораулар туа әниебезнең башында. Авыл җирендә ирсез яшәү бигрәк тә кыен була. Ир эше, хатын-кыз эше диеп торырга вакыт та, көч булмый, бөтен җиргә үзенә йөгерергә туры килә. Тормышның яме сүнгән төсле тоелган вакытлар да, әнинең бөтен нәрсәгә кул селтисе, егылып елыйсы килгән чаклары да булгалый, әмма бер нәрсә «тотып» кала. Ул да булса без - балалары. Безнең хакка яшәргә тиешлеген, күз нурлары алдында үтисе бурычлары аны тормышка кайтара. Авырлык­ларга бирешмичә, тормышны дәвам итәргә аңа якыннары да ярдәм итә. Төрле чаклар булгалый, ләкин, Аллаһка шөкер, сыңар канат гомер кичерсә дә, парлылардан бер дә калышмыйча яши әниебез.
Әтиебезнең суык гәүдәсен җир куенына иңдергәннән соң, 4 ел вакыт үткәч, бер-бер артлы каенанасы hәм үз әнисе дә гүр иясе булалар. Аның кулында әле каенанасының сеңлесе дә бәхиллеген биреп, рәхмәт әйтеп күзләрен йома.
Әниебез безне кеше арасында ким-хур итмичә, ялгызы яратып-сөеп үстерде. Сабыр, йомшак әни булды, кырыс әти булды, кайчакта. Барлык авыл балалары кебек, эшләп яшәргә өйрәтте. Әтиле балалар уйнап йөргән чакта, безгә әнигә бик күп эштә - печән чабу, утын кисү, өй эше дисеңме булышыр­га туры килде, бигрәк тә ике олы апабызга эләкте мондый сынаулар. Алар үсә төшкәч, әниебезгә дә бераз җинеләя төште. Шулай кирәк икәнен без бик яхшы аңлый идек. Нинди генә кыенлык­лар килсә дә, безгә сиздермәскә тырышты. Барыбызны да үстереп, укытып, олы тормыш юлына бастырды. Инде менә үзебез гаилә корып, әни булгач, әниебез чын хатын-кыз бәхетен ничек төзегәнен аңлыйбыз. Хәзер дә үткән тормышын искә төшереп, күз алдына китерсә, бик кыенсынып куя.
Бүгенге көндә әниебез исән-сау гына, төп йортыбызның утын сүндермичә, апабыз гаиләсе белән яши.
Аны тырыш, намуслы, мәрхәмәтле булганы өчен, Ходай 4 кыз, 3 кияү, 6 онык, 3 оныкчык белән бүләкләде. Барыбыз бергә төп йортка җыелсак бик күбәү булабыз, әнинең киңәшләрен тыңларга, тәмле ризыклары белән сыйланырга яратабыз. Шушындый әниебез булганы өчен бик горурланабыз. Ул безнең өчен үрнәк, ул безгә терәк hәм бик кирәк.
Җир йөзендә адәм баласы кайгыларсыз гына яши алмый. Иң мөhиме - такъдир сынауларына бирешмәскә кирәк. Сынмыйча-сыгылмыйча, егылмыйча калырга үзеңдә көч тапсаң, бәхетне яулап була.
Әниебезгә Ходай Тәгалә олыгаеп барган көнендә иң кирәге - саулык, без - балалары белән яшәргә бәхетле озын гомер бирсен иде.
Ләйсән Хәйбуллина.
Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: