Яшел Үзән

Баштан узган хәлләр

Мин үзем шаян да, оптимист та кеше, шулай да кайвакыт еларлык, кайвакыт көләрлек кызыклар минем белән булып кына тора... Үземнең балаларга бу турыда сөйләсәм, рәхәтләнеп көләләр инде. Сез дә көлегез әле, дип тырышып, искә төшереп утырам әле менә. Авыл җирендә сарайны бикләп тору юк инде ул, тик нигәдер кыш көне...

Мин үзем шаян да, оптимист та кеше, шулай да кайвакыт еларлык, кайвакыт көләрлек кызыклар минем белән булып кына тора... Үземнең балаларга бу турыда сөйләсәм, рәхәтләнеп көләләр инде. Сез дә көлегез әле, дип тырышып, искә төшереп утырам әле менә.
Авыл җирендә сарайны бикләп тору юк инде ул, тик нигәдер кыш көне беркөнне, буран сарай ишеген ачмасын, дип, сарайны бикләргә булдым. Ирем тәүлеклек эштә. Өйдә үзем генә. Икенче көнне иртән укучыларны Буага олимпиадага алып барырга тиеш идем. Балаларны Раифа борылышына алып киләсе, аннан инде безне районнан килгән автобус алып китәргә тиеш иде.
Соңга калмыйм, дип, иртәрәк тордым. Сарай бикле бит инде, ачкычым чыкканда кулда иде. Ишекне кар баскан, карны көрәгәч, кулдагы ачкыч онытылган, җиргә төшеп киткән булып чыкты. Эзлим ачкычны, юк, таба алмыйм, кышын караңгы да бит әле, тиз яктырмый... Өйдән фонарь, шырпы алып чыктым, яндырып карыйм, көрәк белән актарам, җир йотты ачкычымны. Балалар көтә бит, дигән уй да тынгы бирми. Карыйм, бәхеткә, 2-3 метр биеклектәге печәнлек ишеге ачык. Анда башак болгатырга дигән суны түкмичә, менеп җитә алсаң, сарай коридорындагы кырыйда ашлык тутырган мичкәләр өстенә басып, аска төшеп була. Ах-вах килеп, ике чиләк суны баскычтан печәнлеккә алып мендем. (Кино төшерүчеләргә менә дигән эпизод). Яңадан печәнлектән сикереп төшеп, өйгә йөгереп кереп, арканны чоланнан алдым, шул аркан белән суны аска түкмичә төшердем. Суы сыерларга башак болгатырга кирәк, берсе сауганда, ашарына булмаса, тибенә башлый бит аның. 3 сыерның җиленен юып, саву, 5-6 бозауны ашату озак вакытны алмады үзе. Хәзер миңа сауган сөтне су төшергәнчәме, башкачамы 2-3 метр биеклеккә печәнлеккә менгезәсе бар инде (керүеңнән алда, чыгуыңны уйла, дип, юкка әйтмәгәннәр шул). Ничек өскә менгезергә, (өстә аркан белән алып торучы юк), монда калдырсаң, шакыраеп сөт катар, я тычкан төшәр, дип тә уйладым. Кайчан әйләнеп кайтасы да билгесез бит.
Шуннан алагаем зур, ашлыклы мичкәне уртага, печәнлектәге тишек турына тартып китердем (Ходай каян көч биргән! Кайткач этеп карадым, ул мичкәне урыныннан да кузгата алмадым). Өстенә ящиклар куйдым. Башта мичкә кырыена бер чиләк сөтне куйдым, аннан үземә басарга аска мичкә кырые­на ящиклар куйдым да, мичкә өстенә сөтем янына менеп бас­тым. Мичкә өстендәге ящикка бассам да, өскә сөт куярга буй җитми, ярый әле сарайда ярылмаган утын бүкәне булган, тагын кире төшеп, шул бүкәнне яшик өстенә куйдым. Өстәге печәнне этә-этә сөтле чиләккә урын әзерләдем, аннан икенче чиләкне шул юл белән өскә алып куйдым да, калын кышкы куртка белән, чиләкләр янына тишектән менеп басарга үземә урын калмады!
Вакыт бара, балалар көтә, уйларга вакыт аз, нишләргә? Сарай кырыенда кечкенә тәрәзә бар, тәрәзәне алып ташлап, куртканы салып, шул кечкенә тәрәзә аша тагын кире сарайдан чыктым. Хикмәт, кайткач, кире кереп карадым, сыймыйм; тәрәзә рәтләгәндә аптырадым, ничек мин монда сыйдым икән, дип. Баскычтан печәнлеккә ике кат менеп, тамчысын да түкмичә, сөтләрне алып төштем. Ул-бу булмады, Аллаһка шөкер, егылып төшмәдем.
Олимпиадага өлгердек, тик балаларга салкын автобус биргәннәр, җылырак урынга аларны утыртып, үзебез - озата баручы ике укытучы, автобус салонында катып үлмәс өчен, барганда, кайтканда, әрле-бирле йөгереп йөрдек, 6 сәгать буе.
Ачкычым, җан кисәгем, шунда ишеккә якын гына төшкән булып чыкты, караңгыда күренмәгән генә... Шуннан бирле безнең сарай ишегенең бикләнгәне дә юк...
Хәзергә сау булыгыз, ошаса, тагын язармын. Миндә әле истәлекләр күп. Сәламәтлек, озын гомер теләп,
Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: