Яшел Үзән

Авыл белән рәхмәт укыйбыз, егетләр!

Сезгә Зур Күлбаш авылы егетләре турында язып җибәрергә булдым. Бәйрәм иртәләренең берсендә, авыл халкын хәйран калдырып, егетләребез һәрьяклап, мәчет ишегалдына агыла башлады. Кемдә балта, кемдә пычкы, тырма, сәнәк, чүп-чар салу өчен пакетлар тотып, кызу адымнар белән барысы да мәчеткә юнәлде. Алар шундый тиз җыелып беттеләр, кичтән кайтып тормаганнар диярсең. Авыл...

Сезгә Зур Күлбаш авылы егетләре турында язып җибәрергә булдым.
Бәйрәм иртәләренең берсендә, авыл халкын хәйран калдырып, егетләребез һәрьяклап, мәчет ишегалдына агыла башлады. Кемдә балта, кемдә пычкы, тырма, сәнәк, чүп-чар салу өчен пакетлар тотып, кызу адымнар белән барысы да мәчеткә юнәлде. Алар шундый тиз җыелып беттеләр, кичтән кайтып тормаганнар диярсең.
Авыл уртасында урнашкан мәчетнең ишегалдында кайчандыр утыр­­тылган һәм үзе үсеп чыккан агач-куаклар, куе чытырманны хәтерләтеп, күңелдә шом салып тора иде. Актык елларда хәйран матурланган мәчетебезне каплап, нурын җуеп торган икән, ләбаса, бу урман.
Ничек килсәләр, шундый ук җитезлек белән эшкә дә кереште егетләр. Алар артыннан күз иярми. Биш-алты пыч­­кы белән шаулатып кисәләр, кайсы балта белән ботаклар чаба, кемдер машинага ташый, кемдер тырмалый... Мәх­шәр купкан дип белерсең, бер генә кеше дә карап тормый, һәркем үзе белеп эшли.
Кичкә кадәр мәчетебезнең әйләнә-тирәсе танымаслык булып үзгәргән иде. Егетләр, алны-ялны белми, ашауны да онытып эшләделәр. Арганлыклары күренеп торса да, беркем дә эш төгәлләнмичә кайтырга ашыкмады, киресенчә, эшләгән-эшләгән, яхшылап эшлик, егетләр, дип, бер-берсен рухландырып тордылар. Ахыр чиктә, инде таралалардыр ди­сәк, юк икән. Тракторга төялешеп, сүтелгән мәктәпнең ишегалдына кереп киттеләр. Аннан кечкенә плитә кисәкләре алып чыгып, ике як урамга да чыга торган итеп, сукмак түшәделәр.
Яшьләрнең бу оешканлылыгына, миһербан­лылыгына һәм дә иге­­­­­лекле, иманлы булуларына күңел сөенә. Балаларыбыз шундый булгач, димәк, авылыбыз­ның киләчәге ышанычлы кулларда.
Кояш баеганда гына, иртәгә шушында ук җыелырга сүз куешып, өйлә­ренә таралдылар. Бак­саң­-күрсәң, аларның са­вап капчыгы моның белән ге­нә тулмаган икән, алар иртәдән зират җыешты­рырга менергә дип киңәш­ләшкәннәр. Һәр гаиләнең кеме дә булса барып урнашкан мәңгелек йортыбыз булган зиратны ауган агачлардан, чүп-чардан, чардуганнарга комачаулаган агачлардан арындырдылар. Чүп-чарны түк­теләр, ә утынга ярак­лы агачларны утын кирәк кешегә тараттылар.
Аллаһка шөкер, яшь­ләребезнең күңелләре изгедә икән. Баласының мондый изге эштә катнашуына һәр ана да чиксез сөенәдер, дип уйлыйм. Чөнки һәркем үзе өчен кул күтәреп дога кылырдай баласы булуын өмет итеп яши.
Егетләр, сезгә барлык авыл халкы чын күңеленнән рәхмәт укый, мәчеткә йөрүче абыйларыгыз да сезне үзләренең хәер-догаларыннан калдырмас. Аллаһ Тәгалә саулыгыгызны, бәхетегезне, тәү­фыйгыгызны, гомерегезне бирсен. Тигезләрегезне тигезлектән аермасын, парсызларга - үзенә тиң, бәхетле булырдай парларын табып, игелекле, сау-сәламәт, иманлы балалар үстерергә язсын. Һәрберегезгә үзегез хуҗа булып яши торган нигезләр насыйп итсен, бай булып, дәрәҗәле булып, барлык морадларыгызга да ирешеп яшәгез! Амин.
Авылыбызны бик тә яшәтәсебез һәм яшәр­тәсебез килә. Мондый егетләр барында, авылыбыз киләчәге өметсез түгел. Киләчәктә яшьләребез үзебездә төпләнеп яшәрдәй һәм эшләрдәй заманалар булуын телик.
Зөлфия Мөхтәрова.
Зур Күлбаш

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: