Яшел Үзән

Алтын куллы тегүче иде

Авыл халкы үзенең алтын куллы тегүчесе Гөлсем апа Гәрәеваны мәңгелеккә югалтты. Аның үлеме көтмәгәндә булды шикелле. Үзе исән чагында Гөлсем апа, синең турында языйм әле дигәч тә, юк-юк диеп, каршы килгән иде. Әтиләре фин сугышына киткәндә Гөлсем апага 1 яшь, ә апасы Динәгә 1 яшь тә өч ай булып кала....

Авыл халкы үзенең алтын куллы тегүчесе Гөлсем апа Гәрәеваны мәңгелеккә югалтты. Аның үлеме көтмәгәндә булды шикелле. Үзе исән чагында Гөлсем апа, синең турында языйм әле дигәч тә, юк-юк диеп, каршы килгән иде.
Әтиләре фин сугышына киткәндә Гөлсем апага 1 яшь, ә апасы Динәгә 1 яшь тә өч ай булып кала. Әтиләре шул китүдән кайтмый, аның турында әниләре сөйләве буенча гына белеп үсә алар. Без кечкенә чагында ук аларның әнисе - атаклы тегүче Факия апа турында ишетеп белә идек. Әниләреннән күчкән шушы тегүчелек сәләте кызларының төп һөнәренә әйләнә. Әле тегү мастерскоенда эшләгәндә үк алар башкалардан оста булулары белән аерылып торалар иде. Ул чакларда авылыбызның бары тик дәрәҗәле кешеләре генә Гөлсем апага тектерә иде. Үлчәмне дөрес алып, килешле итеп, җиренә җиткереп тегүче иде ул.
Әниләре вафат булганнан соң, ике кыз, бер-берсенә терәк булып, тормышка чыкмыйча, гомере буе тузган йортта, мичкә ягып, су ташып, хәләл хезмәт белән көн күрде. Сугышта үлеп калганнарның балаларына тиешле ташламалар да булгандыр инде, үзләре йөри алмагач, кеше хәлен кеше белми шул. Үзләре дә бик авырлык белән, бик аз күләмдә пенсия алып яшәсәләр дә, алар кеше калдырып киткән эт, мәче балаларын кызганып ашаталар, тәрбиялиләр иде. Үсеп утырган чүп үләненең дә матурлыгын күргән бу гаилә авыл халкы өчен дә бары тик матурлык кына тудырды. Теккән өчен бәясен дә сорарга кыймыйча, үзең белеп бир шунда, дия иделәр. Төннәр буе тегү тегеп бик күпләрне шатландырган Гөлсем апа вафат булгач, аны соңгы юлга озатырга бик күп игелекле авылдашлар ярдәм итте. Авыл җирлеге башлыгы И.Баһаветдинов, күршеләр Фәүзия, Әминә, Хәлимә, Зәйтүнә апалар, хезмәттәшләре Сания, Наилә, Рокыя апалар үзләреннән дә, авыл халкыннан да ярдәм җыюда башлап йөрделәр. Җыелган акчага мәрхүмәнең ашларын уздырдылар, чардуганнарын эшләтеп алдылар. Ир-атлары булмагач, ишек алларын чистартып, агачлардан арындырып, үзенең машинасы белән мәетне озатуда башлап йөргән Илдус Сабитовка рәхмәтле авылдашлар. «Ил төкерсә, күл була», ди халык мәкале. Тиздән Гөлсем апаны искә алу мәҗлесләре җитәр, сәдаканы мохтаҗ кешеләргә бирергә кирәк дип өйрәтә динебез. Шуңа күрә канаты каерылган кош кебек ялгыз калган Динә апага булышасы иде. Яңа гына вафат булган Гөлсем апаның да рухы шат булыр иде. Бу язмам да дога булып ирешсен.
Розалия Ибраһимова.
Норлат

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: