Яшел Үзән

Аем да син, кояшым да

Әни! Өч хәрефтән торган шул сүзгә күпме мәгънә салынган. Шул сүзне ишетүгә, күңелгә җылылык, тынычлык кереп урнаша. Дөньяга туып, сулыш алабыз, иң тәмле ризык - әни сөтен имәбез, сөйләшә башлыйбыз, тәпи китәбез - болар барысы да әни ярдәме белән. Барлык хисләребезне, кайгыларыбызны, шатлык­ларыбызны аның белән уртаклашабыз. Дөньядагы кояш белән айны...

Әни! Өч хәрефтән торган шул сүзгә күпме мәгънә салынган. Шул сүзне ишетүгә, күңелгә җылылык, тынычлык кереп урнаша.
Дөньяга туып, сулыш алабыз, иң тәмле ризык - әни сөтен имәбез, сөйләшә башлыйбыз, тәпи китәбез - болар барысы да әни ярдәме белән. Барлык хисләребезне, кайгыларыбызны, шатлык­ларыбызны аның белән уртаклашабыз. Дөньядагы кояш белән айны алмаштыра торган кеше бит ул тормышта.
Яшь чак - юләр чак диләр, шуңа күрә барысын да аңлап бетермәгәнбездер инде. Үз балаларым тугач кына әниемнең кадерен аңладым. Төрлесе дә булды инде: авыр чаклар да, сөенечле минутлар да. Әни барыбер ярдәменнән ташламады. Китергән барлык авырлыклар өчен, әниемнән гафу сорыйм.
Тагын шуңа сөенәм: бүгенге көнгә кадәр ӘНИ диеп эндәшә, кочагына кереп сыена алам. Әнием - минем терәгем, балаларым өчен яраткан дәү әни, киңәш кирәк чакта, дус та. Адашып калсам да, дөрес юлны күрсәтүче маяк ул!
Алия Сабанчеева.
Норлат

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: