Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Үз юлына тугры калып яши шәхес

Олы Яке авылы халкы бик кунакчыл, эш сөючән халык буларак та, данлыклы, тырыш авыл санала. Эштә дә уңган, шул ук вакытта рухи байлык турында да онытмыйлар. Китапханәче Әлфинур Закирова оештырган кичәдә дә бу ачык чагылды. Кичәгә кунак итеп татарның танылган язучысы Нәбирә Гыйматдинова һәм «Идел» журналының реклама бүлеге мөдире Вәсилә...

Олы Яке авылы халкы бик кунакчыл, эш сөючән халык буларак та, данлыклы, тырыш авыл санала. Эштә дә уңган, шул ук вакытта рухи байлык турында да онытмыйлар. Китапханәче Әлфинур Закирова оештырган кичәдә дә бу ачык чагылды.
Кичәгә кунак итеп татарның танылган язучысы Нәбирә Гыйматдинова һәм «Идел» журналының реклама бүлеге мөдире Вәсилә Гыйматдинова чакырылган иде. Мәктәп залына Нәбирә ханымның иҗатын яратучылар җыелган иде.
Әлфинур Закирова экраннан язучының туган җире турында фотолар күрсәтеп, аның туган ягы, әсәрләре турында сөйләде, иҗаты белән таныштырды. Аның китапларыннан төзелгән күргәзмә аеруча кызыксыну уятты. Китап укучылар Нәбирә ханымга бик күп сораулар бирде. Нәбирә ханым исә барлык сорауларга бик иркен һәм аңлаешлы итеп җавап бирде, халыкның бу заманда да китап укырга вакыт табуын күреп, аңа чын күңеленнән сөенүен белдерде.
Очрашуда «Хәтирә» ансамбленең катнашуы да ямь өстенә ямь булды. Сигез кешедән торган ветераннар ансамбле авылдашларыбызның, чыннан да, җыр-моңга һәвәс икәнлеген раслады. Мәктәп укучылары исә Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче», «Сәвилә» әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштереп күрсәтте.
«Безнең татар халкы һич кенә дә ял итә белмәүче, эштән аерылмас чыдам халык. Күреп торам: Нәбирә Гыйматдинованың гына түгел, башка язучыларның да әсәрләрен укырга вакыт табасыз. Бик тә сокландык шушы ап-ак яулыклы әбиләргә, апаларга. Җырга да, биюгә бик осталар. Укучылар да чын артист кебек уйный. Халкым талантлы шул. Иманлы халкыма, сездәй ак яулыклы, чиста күңелле хатын-кызларга мең рәхмәтлебез»,- диде язучы һәм автографлы өч томлыгын китапханәгә бүләк итеп калдырды.
Таһирә Хәбибуллина.
Уразлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250