Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

«Укытучыңны котла!»

Мәгариф идарәсе 1-5 октябрьга кадәр «Укытучыңны котла!» дигән акция игълан итте. Бу акциядә 16нчы мәктәп үзидарә әгъзалары, IX сыйныф укучылары Бакиров Булат, Зиннәтуллина Венера, Кадыйрова Луиза һәм Гыйбадуллина Гөлназ актив катнашты. Мирный бистәсенең халык күп йөри торган «ПОЗИС» кибете каршысындагы мәйданда, укучылар узып баручыларга «Ә сезнең яраткан укытучыгыз бармы?» дигән...


Мәгариф идарәсе 1-5 октябрьга кадәр «Укытучыңны котла!» дигән акция игълан итте.

Бу акциядә 16нчы мәктәп үзидарә әгъзалары, IX сыйныф укучылары Бакиров Булат, Зиннәтуллина Венера, Кадыйрова Луиза һәм Гыйбадуллина Гөлназ актив катнашты. Мирный бистәсенең халык күп йөри торган «ПОЗИС» кибете каршысындагы мәйданда, укучылар узып баручыларга «Ә сезнең яраткан укытучыгыз бармы?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Бу сорау узып баручыларны үткәннәренә, мәктәп елларына әйләнеп кайтарды... Күп кенә узып баручылар үзләренең яраткан укытучыларына бәйрәм котлавы язу мөмкинчелегенә иреште. Кайберләре хәтта бер генә түгел, ә берничә укытучысын котлады.
Ә инде 5 октябрь көнне укучылар шушы открыткаларны адресатларына тапшырды.
С.Бикмөхәммәтова,
тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев