Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

«Уф-алла» арбасы – йөрәгемнең ярасы

Бер көнне телевидениедән җырчы Габделфәт Сафинның концертын күрсәттеләр. Шунда аның бер җырының сүзләре күңелдә уелып калды: «Бер авыл баласы, «Уф-алла» арбасы - Йөрәгемнең ярасы. Чокырлы юллардан Барасы бар әле...» Бу җырга бик матур итеп клип та төшерелгән. Шуны караганнан соң минем күңелем тетрәп, балачакларым исемә килеп төште. Безгә дә ул...

Бер көнне телевидениедән җырчы Габделфәт Сафинның концертын күрсәттеләр.

Шунда аның бер җырының сүзләре күңелдә уелып калды:
«Бер авыл баласы,
«Уф-алла» арбасы -
Йөрәгемнең ярасы.
Чокырлы юллардан
Барасы бар әле...»
Бу җырга бик матур итеп клип та төшерелгән. Шуны караганнан соң минем күңелем тетрәп, балачакларым исемә килеп төште. Безгә дә ул «Уф-алла» арбасын бик күп тартырга, иза чигәргә туры килде. Әнием белән без күпме печән һәм утын ташыдык, ничек тә булса тормыш итәргә тырыштык.
Безнең Тәтеш якларында андый арбаны «күмә» дип атыйлар иде. Күмәне күбрәк ирсез калган хатыннар, кечкенә малайлар тартты. Минем әнием дә 27 яшендә тол калды. Әтием мәрхүм сугыштан исән-имин әйләнеп кайта алмады. Мин дә 7 яшемнән «Уф-алла» арбасын тарта башладым. Ул еллар хәзер артта калды инде, бик авыр елларда яшәп, тормышның бөтен михнәтен күрсәк тә, шул чорны барыбер сагынып искә аласың. «Уф-алла» арбасын тарткан әбиләр дә авылларда хәзер бик аз калды. Мин туып-үскән авылда аларны бармак белән генә санарлык, нибары өчәү генә яши. Ә «Уф-алла» малайлары авыл-шәһәрләрдә күп әле. Хәзер инде авылларда андый арба юк. Безнең балалар һәм оныклар аның исемен дә белми, күргәннәре дә юк. Авылларда да һәр өй саен җиңел машина, хәтта трактор, ә велосипед белән мотоциклның саны юк. Ә машиналарның да ниндие әле, чит илнеке. Шунысын да әйтәсем килә: «Уф-алла» тарткан әнием калган гомерен минем белән яшәде, бәхетле картлык кичерде. Яшьлеге бик авыр булса да. Менә шул җыр күңел кылларын бик тә нык тибрәтте, хатирәләрне искә төшерде. Җырчы Габделфәт Сафинга, безнең яшьлек вакытларын искә төшергән өчен, рәхмәт. Мөмкин булса, шул җырның сүзләрен газетада бастырып чыга алмассызмы икән?
Рәис Шәрәпов.
Васильево

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев