Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Сөйкемле коллектив

Оркестр дирижерының уңышы беренче скрипкадан торган кебек, теләсә кайсы коллективның уңышы да җитәкчедән тора. Бу фикер шәһәребезнең Ленин урамында урнашкан күзлекләр кибете (мөдире Филзия Рәхимова) эше белән танышкач, тагын да ныгыды миндә. Ел саен мин биредә күз күремен тикшертәм. Безнең өчен биредә шунысы куанычлы: бу хезмәт пенсионерларга бушлай күрсәтелә. Күз...

Оркестр дирижерының уңышы беренче скрипкадан торган кебек, теләсә кайсы коллективның уңышы да җитәкчедән тора. Бу фикер шәһәребезнең Ленин урамында урнашкан күзлекләр кибете (мөдире Филзия Рәхимова) эше белән танышкач, тагын да ныгыды миндә.

Ел саен мин биредә күз күремен тикшертәм. Безнең өчен биредә шунысы куанычлы: бу хезмәт пенсионерларга бушлай күрсәтелә. Күз күреме елдан-ел начарлана. Һәм моңа аптырыйсы юк, олыгаясыз, диләр.
Ә менә анда авыруларны яшьләргә-картларга аермыйлар. Биредә сине матур кызлар елмаеп каршы ала, медкабинетка тикшеренергә чакыралар. Грамоталы белгечләр - оптометрист Нурия Шәрипова, офтальмолог Зәринә Гарипова күзләрне тикшерә, рецепт язып бирә. Сатучы кызлар О.Летова, Э.Заһидуллина, Г.Шакирова начар күрүчеләр янында бөтерелеп кенә торалар. Әле теге күзлек өлгесен, әле монысын кидертеп карыйлар, линзаларын сайлап алырга булышалар. Кызлар тәкъдим иткән күзлекне мастер Е.Белова ярты сәгатьтә «җыеп» та бирә.
Мин 8 Март - халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гел хатын-кызлардан гына торган бу сөйкемле коллективны ихластан котлыйм, игелекле эшләрендә уңышлар гына телим. Тормышыгызда, гел үзегез кебек, яхшы кешеләр генә юлдаш булсын.
Ринат Шәрипов,
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250