Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Саваплы өмә

Безнең авылда дин эшләрендә Ярхәм Шиһапов әйдәп бара. Бер көнне, Гает намазында, Ярхәм абый зиратта өмә уздыру кирәклеге турында сүз башлады. Җыелган халыкның барысы да риза булды. 5 ноябрьдә, көн яктыргач, авылыбыз ирләре, кайсы улы яки оныгы белән зиратка килеп җитте. Эш коралларын да үзләре белән алганнар. Тракторы булган кешеләр...

Безнең авылда дин эшләрендә Ярхәм Шиһапов әйдәп бара. Бер көнне, Гает намазында, Ярхәм абый зиратта өмә уздыру кирәклеге турында сүз башлады. Җыелган халыкның барысы да риза булды.
5 ноябрьдә, көн яктыргач, авылыбыз ирләре, кайсы улы яки оныгы белән зиратка килеп җитте. Эш коралларын да үзләре белән алганнар. Тракторы булган кешеләр арбаларын тагып та килде. Чама белән 50ләп кеше булгандыр.
Өмәдә барысы да тырышып эшләде. Зиратны баскан вак куакларны, черек агачларны кистеләр, арбаларга төяп чүплеккә алып барып аттылар. Кулланырга яраклыларын утын кирәк булучыларның өйләренә кадәр алып килеп бирделәр. Өмә бердәм барды. Зират өсте киңәеп, яктырып калды. Мәчет картлары бу өмәдә катнашучыларга бик рәхмәтле. Мондый өмәләр традициягә керсен иде.
Шамил Гайнуллин.
Түбән Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X