Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Сагыну хисе көчәя генә

Яшь барган саен күңелләр нечкәрә, туган якларны сагыну хисе көчәя икән. Менә мин дә 30 елга якын Мәскәү өлкәсенең Чехов шәһәрендә яшим, әмма, җай чыгу белән, очар кош кебек, туган авылым Норлатка ашкынып кайтам. Аллаһка шөкер, биредә мине «Кызым, кайттыңмы!» - диеп өзелеп көтеп торучы әнием Фирдәүсә, әтием Сәлим һәм...

Яшь барган саен күңелләр нечкәрә, туган якларны сагыну хисе көчәя икән.
Менә мин дә 30 елга якын Мәскәү өлкәсенең Чехов шәһәрендә яшим, әмма, җай чыгу белән, очар кош кебек, туган авылым Норлатка ашкынып кайтам. Аллаһка шөкер, биредә мине «Кызым, кайттыңмы!» - диеп өзелеп көтеп торучы әнием Фирдәүсә, әтием Сәлим һәм энекәшем бар. Әле күптән түгел Корбан бәйрәменә кайтып килдем. Кайткан саен балачагым, яшьлегем эзләре узган сукмаклардан узам, чишмә буйларын, авылым урамнарын, тыкрыкларын барлыйм. Авылны сагыныр өчен, еракка китеп кара, диеп әйтәләр бит. Авылдашларымның эшчән, тырыш булуын аларның капка-коймалары күрсәтә, йорт түбәләрен яңартып торулары да сокландыра мине. Авылыбызда ике мәчеттән ишетелгән азан тавышлары да, күңелебезгә иман нуры иңдереп, бары тик изге эшләргә генә өндәп тора. Рәхмәт сиңа, туган авылым, рәхмәт сезгә, авылдашларым! Кайткан саен сезнең ачык йөз белән үз балагыздай каршы алуыгыз, туган телемне онытмыйча, сезнең белән аралашып, хәлләрегезне белеп торуым белән бәхетле мин. Туган йорт җылысын саклап, безне көтеп яшәүче әти-әниемнең, энекәшемнең, тирә-күршеләремнең, авылдашларымның исән-имин яшәүләрен теләп калам.
Фәйрүзә Гыйбадуллина.
Чехов - Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев