Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Ничек кенә кирәк әле!

Газетаның 29 март санында аноним авторның «Хисаплар кирәкми» дигән язмасы мине бик гаҗәпләндерде. Минемчә, ул шушы язмасы белән мәдәният хезмәткәрләренә карата үзенең тискәре мөнәсәбәтен белдергән. Әле бит гел шалтыратып тора икән! Иренмим, дип ассызыклаган да. Минемчә, ул бу сүзләрне көнләшүдән язган. Ул бит шундый матур эшләр башкарылуга сөенергә генә тиеш....

Газетаның 29 март санында аноним авторның «Хисаплар кирәкми» дигән язмасы мине бик гаҗәпләндерде. Минемчә, ул шушы язмасы белән мәдәният хезмәткәрләренә карата үзенең тискәре мөнәсәбәтен белдергән. Әле бит гел шалтыратып тора икән! Иренмим, дип ассызыклаган да. Минемчә, ул бу сүзләрне көнләшүдән язган. Ул бит шундый матур эшләр башкарылуга сөенергә генә тиеш. Мәдәният хезмәткәрләре халыкның күңелен күрергә тырышалар, концертлар әзерлиләр. Бөтен кешедә бит аларны шәһәргә барып карый алмый. Кем өчендер шушы бәйрәмнәр тормышының иң күңелле мизгелләре булып тора. Ә бит автор, кеше тырышлыгына сөенер урынга, әллә ниләр чыгарып язып ята.
Концерт оештыруны бик җиңел нәрсә дип белә торгандыр. Җырлап-биеп кенә торырга әзер кешеләр бик сирәк хәзер. Мәдәният хезмәткәрләре һәр шундый кешегә ялынып үткәрә ул концертларны. Кешенең талантын күрсәтә ала икән, ничек инде мәдәният хезмәткәрләренең мондый эшен газета битләренә чыгармаска ди? Авторның күңел күзе юктыр. Ә күңел күзе булмагач, маңгай күзе - ботак тишеге, диләрме әле?! Аннары исемен дә күрсәтмәгән, димәк, фикере дә ялгыш.
Үзе соң берәр чара уздырып караганы булдымы икән? Әллә концертларга килгән кешедән көлеп утыра торган төркемне тәшкил итәме?
Җавабым шул: мин үзем дә шушындый «хисаплар» авторы, ошыймы ул сезгә, ошамыймы, Аллаһ боерса, язуымны дәвам иттерәчәкмен. Авторга, тешен кысып, түзәргә туры киләчәк.
Йолдыз Шакирова.
Татар Танае

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X