Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Өмет күле

Ниһаять, ямьле яз килде. Бик көттек без аны, чөнки җылыга, кояшка сусаган идек. Яз җитү белән кар астыннан бик күп чүп-чар, кыш буена ыргытылып барган «хәзинәләр» калкып чыкты... Республикабызда экологик чисталык айлыгы игълан ителде. Бакчабызда тиз арада эш планы төзеп эшкә дә керештек, бакча территориясен җыештырдык, казыдык, чәчәкләр утырттык, агачларны...

Ниһаять, ямьле яз килде. Бик көттек без аны, чөнки җылыга, кояшка сусаган идек. Яз җитү белән кар астыннан бик күп чүп-чар, кыш буена ыргытылып барган «хәзинәләр» калкып чыкты...
Республикабызда экологик чисталык айлыгы игълан ителде. Бакчабызда тиз арада эш планы төзеп эшкә дә керештек, бакча территориясен җыештырдык, казыдык, чәчәкләр утырттык, агачларны агарттык. Бакча территориясеннән 50 метр китеп тә тирә-юньне җыештырдык.
Соңгы елларда экология турында күп сөйләшәбез. Бу сүзнең төгәл генә аңлатмасы юк, әмма аның табигать, чисталык белән бәйләнгәнен беләбез. Без, бакча тәрбиячеләре, мәгариф өлкәсендә эшләүче кешеләр буларак, балалар белән экология юнәлешендә күп эшләр алып барабыз. Безнең бакчабыз шәһәр уртасында урнашкан, бакчабыздан ерак түгел шәһәрнең күле күзне иркәли, матурлыгы белән үзенә чакырып тора. Ә юлның икенче ягында иске күл урнашкан. Аның элекке исеме «Мунчала» күле, ә хәзер яңа исем белән «Өмет» диеп атап йөртелә. Искиткеч матур исем, чөнки кешелек дөньясында бу бик мөһим сүз, өмет кешене яшәтә, яңа максатлар куйдыра, канатландыра. Яз көне балалар белән экскурсиягә баргач, күлдә үрдәкләр йөзеп йөргәнен күрдек. Бу күл турында шәһәрдәшләребезнең күбесе әле белмидер дә. Без балалар белән бу күл буена, тирә-юнебездәге сулыклар белән таныштыру максатыннан, еш барабыз, андагы үзгәрешләрне күзәтәбез, табигатенә игътибар бирәбез. Белүебезчә, бу күлне матурлау, чистарту максатыннан реконструкция эшләре алып барыла. Анда әле хәзер дә эшчеләрне күрергә мөмкин. Күлне матурлатканнар, ярларын тигезләп, туфрак салганнар. Ике күлне аерып торган урынга күпер салып куйганнар, матур колонналы беседкалар куйганнар. Тик халык чүп-чарны шунда ыргытып бара икән, ләбаса! Каршыбызга очраган әби безгә менә ниләр сөйләде: «Бу күл элек шундый чиста, матур иде, суында сөлекләр бар иде. Кешеләр күл буена төшеп, сөлекләр белән дәваланып утыралар иде. Аннары завод йортлар төзи башлады, ә кешеләр әкренләп күлгә чүп-чар ыргыта башладылар». Күлнең пычраклыгына борчылып, балалар белән күлне шефлыкка алырга булдык. Иң беренче эш итеп без анда күлне пычратмаска чакырган плакат ясап элдек, кулыбыздан килгәнчә, чүп-чарны җыйдык, 2 зәңгәр чыршы утырттык. Соңгы баруыбызда судан бөтен урындык та тартып чыгардык әле. Ни генә ыргытмыйсыз, кешеләр! Чисталык җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән урында, диләр. Хөрмәтле шәһәрдәшләр! Күзләрне, күңелне шатландыручы, рух күтәренкелеге бирүче табигатебезне пычратмыйк!
Рәзинә Мифтахова,
«Алтын башак» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе,
Лилия Гарипова,
тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X