Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Картая буыннар

Безнең авылыбыз зур түгел, ачык капка, ишекләрне бармак белән генә санап чыгарлык. Җан исәбенә кертәләр, рәхмәт, Аллаһка шөкер диярләр кайсы аякта, кайсы таякта булган карт-карчыкларыбыз. Үзләренә вакытында бирелә торган пенсияләрен көтеп - вакытында алганнан соң, утырып, кулларын күтәреп дога кылалар. Ил башлыкларына, авыл Советы хезмәткәрләренә, авыр сумкасын иңенә күтәреп өй...

Безнең авылыбыз зур түгел, ачык капка, ишекләрне бармак белән генә санап чыгарлык. Җан исәбенә кертәләр, рәхмәт, Аллаһка шөкер диярләр кайсы аякта, кайсы таякта булган карт-карчыкларыбыз.
Үзләренә вакытында бирелә торган пенсияләрен көтеп - вакытында алганнан соң, утырып, кулларын күтәреп дога кылалар. Ил башлыкларына, авыл Советы хезмәткәрләренә, авыр сумкасын иңенә күтәреп өй саен, урам саен тиз-тиз йөгереп йөрүче Әлфиягә рәхмәтләрен белдерәләр.
Тагын аларның бик яхшы гадәтләрен әйтми, язмый кала алмыйм. Пенсия алганның икенче көнендә үк түләү кәгазьләрен җыештырып, тирә-күршеләре белән почтага китәләр. Шатланышып, зур эш бетергән сыман йөриләр: бурычлар җыелмасын, ике айга күп булмасын, дигән девиз белән яшиләр.
Инде ялгыз яшәүчеләр ял көннәрен көтеп ала. Чөнки ялга балалары кайтырга тиеш. Бер шатлык ул: кайтып, ярдәм күрсәтәләр, онытмыйлар үзләрен үстергән, гаилә коруда булышкан ата-аналарын.
Авылда туып үскән кеше яхшы белә авыл тормышын. Авылда рәхәт: барысы да бушлай, үзеңнеке, дигән сүзләрне күп ишеткән бар. Үзеңнеке булып, авызыңа кергәнче, никадәр хезмәт куярга кирәк бит әле!
Ялгыз башың терлек, кош-корт асрап, кышка җитәрлек терлек азыгы хәзерләп кара, аннан белерсең ничек бушлай булганын. Ярдәм итеп торучы балалар булмаса, ялгыз картлар нишли ала?!
Менә Диләрә Сәгыева. Яшьлегендә 25 ел колхоз сыерларын сауган. Инде хәзер үзе дә җитмешкә таба үрмәли торган әби. Улы Инсаф белән килене Алинәгә исәнлек бирсен дип Ходайдан сорап утыра. Алар ялга кайткач, бераз ял итеп ала, Инсаф машинасы белән капкадан керүгә үк өс-баш киемнәрен салып эш киеменә алыштыра. Китә эш! Бөтен эш эшләнеп беткәч, мунча да керәбез. Бу көнне сыер да башкача мөгери, тавыклар да җырлый, йомырка оясына йөгерәләр, эт тә арлы-бирле йөренә, әтәч тә үз эшен башкара. Ялгызлар аз түгел: Фатыйма Батталова, Фәүзия Сәгыева, Дания Габитова, Наҗия Нигъмәтҗанов, Сөмәя Вәлиуллина, Зәйтүнә Сәмитова, Лира Тимершина, Гөлфия Садыйкова, Рауза Батталова һәм тагын шундыйлар күп.
Балалар кайтып-китеп йөргәндә бик рәхәт әле ул, алар да бит һаман яшь булып тормыйлар. Ходай гомерләрен бирсен дип каршы алабыз, озатып калабыз. Үткән гомерләр искә төшеп йөрәкне сызлатып ала.
Рәшидә Тимергалиева.
Акъегет-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев