Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Гайбәтчеләр штабы

Авыл авыл инде. Һәр авылда эшчәннәр һәм ялкаулар, әләкчеләр һәм гайбәтчеләр бар. Эшчәннәре алдына карап эшли. Ә ялкаулардан әләкчеләр туа. Алары, авыл түрәләренә ярарга тырышып, күршесенең колхоз саламын яки ашлыгын урлаганын шыпырт кына әләкләп тора. Бу «тугрылыклары» өчен аз булса да тама бит аларга, басуга барып йөрисе юк. Ә менә...


Авыл авыл инде. Һәр авылда эшчәннәр һәм ялкаулар, әләкчеләр һәм гайбәтчеләр бар. Эшчәннәре алдына карап эшли. Ә ялкаулардан әләкчеләр туа. Алары, авыл түрәләренә ярарга тырышып, күршесенең колхоз саламын яки ашлыгын урлаганын шыпырт кына әләкләп тора. Бу «тугрылыклары» өчен аз булса да тама бит аларга, басуга барып йөрисе юк.

Ә менә гайбәтчеләр теленә эләксәң, беттең... Болары синең сөягеңә кадәр «чәйнәп» бетерәләр, бөтен биографияңне актарып чыгаралар. Башка авылларда ничектер, ә менә безнекендә гайбәтчеләр штабы бар. Әйе, әйе, һәр атнаның дүшәмбесендә шул штабка җыела алар. Җитәкчеләр дүшәмбе киңәшмәсенә җыелган кебек. Штабка авылның түбән һәм югары очында, үзәк урамында, тыкрык башында яшәүче 65-80 яшьлек хатын-кыз йөгерә-йөгерә килеп җитә. Башта үзләре белән кыстырып килгән күчтәнәчләре белән табын артына утыралар, бер-берсен кысташа-кысташа ашыкмый гына чәй эчәләр. Эшкә барасы юк, көн - озын... Аннары китә балалары, оныклары белән мактанышу. Шуннан соң гайбәткә чират җитә. Югары очта атна эчендә нинди яңалыклар булган: кайсының ире «сулга» йөри, кайсы ир хатыны белән сугышкан яки аерылышкан, кемнең кызы кияүгә җыена, кемнең малае йортка кергән, кем нәрсә белән авырый, кем үлем чигендә ята - берсе дә калмый. Һәр урам вәкиле «яңалыкларны» чыгарып салгач, иң кызыклы саналган вакыйганы яңадан «сүтеп җыялар». Һәммәсенең вакыйга объектына карата үз фикере. Берсе сүгә, икенчесе жәлли, өченчесе ситуациядән чыгу юлын тәкъдим итә. Өч-дүрт сәгать утыргач, берсе, намаз вакытын исенә төшереп, йөгереп чыгып китә. Ә калганнары йә кибеткә, йә күршеләренә юнәлә. Монда ишеткән өр-яңа хәбәрне «суынганчы» башкаларга да ишеттерергә кирәк. Фаҗигаме ул, сөенечме - иң беренче булып тапшыруы мөһим!
Иң күп һәм «свежий» яңалыкларны иртән көтү куганда ишетәсең инде. Кичен һәм төнлә булган хәлләр шунда беленә. Көтүгә куар малы булмаса да, штаб башлыгы, чатка чыгып, мәгълүмат җыя: фәлән кешенең сыеры күбенгән икән, фәләннеке лейкоз белән авырый ди, фәлән кеше төнлә исерек хәлдә машинасы белән ауган, фәләннең хатыны каенанасын кыйнаган. Һәр кешедән мәгълүмат җыелганнан соң, өенә кереп йокларга да була. Шулай бер атна материал туплангач, яңадан штаб җыела.
Менә шундый актив бездә гайбәтчеләр. Авылдагы бер вакыйгага да битараф калмыйлар. Бәлки әле бер җыелганда Коръән сүрәләрен дә өйрәнерләр?! Теге дөньяга барасын уйларга кирәк бит! Гөнаһлардан шулай гына арынып була. Араларында намаз укучылары да булгач, штаб әгъзаларын да өйрәтер шәт.
Өммегөлсем Галиәскәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев