Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Дин сабаклары бирә башладылар

Өч авылыбызда да мәчетләр күркәм генә эшләп тора. Алар үзара киңәшләшеп эшлиләр. Киңәшле эш таркалмас, диләр шул. Мәчетләрдә яңгыраган азан тавышлары йөрәкләргә тынычлык иңдерә. Яңа елдан Күгеш авылы мәчетендә дин дәресләре бирелә башлады. Күңелемә җыелган матур сүзләрне, изге теләкләрне һәм рәхмәт сүзләрен газета аша җиткерәсем килә. Бу саваплы эшне башлап...

Өч авылыбызда да мәчетләр күркәм генә эшләп тора. Алар үзара киңәшләшеп эшлиләр. Киңәшле эш таркалмас, диләр шул. Мәчетләрдә яңгыраган азан тавышлары йөрәкләргә тынычлык иңдерә.
Яңа елдан Күгеш авылы мәчетендә дин дәресләре бирелә башлады. Күңелемә җыелган матур сүзләрне, изге теләкләрне һәм рәхмәт сүзләрен газета аша җиткерәсем килә.
Бу саваплы эшне башлап җибәрүдә имам-хатыйб Әгъзам улы Шамил абый зур тырышлык куйды. Дин дәресләрен үткәрү өчен бөтен шартлар тудырылды.
Гарәп графикасы дәресләрендә Гомәр улы Гусман һәм Равил улы Фәнил зур тырышлык куялар. Алар үзләренең кылган изге гамәлләре белән авыл халкы арасында зур ихтирамга лаеклылар.
Дин дәресләре өйрәнергә Күгеш авылының апа, абый, сеңелләре генә түгел, Айдар авылыннан әбиләр оныклары белән киләләр. Әрә авылыннан да укырга теләүчеләр бар. Кыш айларында юллар начар булу сәбәпле, бик укырга йөри алмыйлар. Мәчеттә беребезгә дә урын тар түгел, остазларыбызның күңелләре иркен булганлыктан, дәресләрне түземсезлек белән көтеп алабыз.
Олыларны - олы, кечеләрне кече итеп күрә белүләре , хөрмәт итүләре өчен, изге, саваплы эшләрендә сабырлык, сәламәтлек һәм уңышлар телибез.
Р.Нотфуллина.
Күгеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250