Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Бары да кирәк

Мәктәп тормышы үзенә бертөрле. Аның бусагасын атлап керүгә, яңа дуслар, укытучылар, көн саен күңелле бер вакыйга сине көтеп тора. Мин дә шул мәктәптә үземнең дусларымны таптым, яраткан фәннәрем дә бар, укытучыларымны да яратам. Дусларым арасыннан иң якыны - Юля. Без һәрвакыт бергә йөрибез, серләребез дә килешә. Авыр бирем-мәсьәләләрне бергәләп чишәбез....

Мәктәп тормышы үзенә бертөрле. Аның бусагасын атлап керүгә, яңа дуслар, укытучылар, көн саен күңелле бер вакыйга сине көтеп тора. Мин дә шул мәктәптә үземнең дусларымны таптым, яраткан фәннәрем дә бар, укытучыларымны да яратам.
Дусларым арасыннан иң якыны - Юля. Без һәрвакыт бергә йөрибез, серләребез дә килешә. Авыр бирем-мәсьәләләрне бергәләп чишәбез. Буш вакытларда, очрашып, бергә ял итәбез. Мәктәп яңа дуслар белән генә түгел, күңелле кичәләр, кызыклы очрашулар белән дә үзенә җәлеп итә. Ноябрь ахырында «Көз сылуы» бәйгесе булып үтте. Анда безнең сыйныф кызлары да бик теләп катнашты һәм җиңеп тә чыктылар. Без сыйныфыбыз белән, аларга теләктәшлек белдереп, алар өчен җан атып, бик каты кул чабып утырдык.
Безнең мәктәбебездә ел әйләнәсендә төрле түгәрәкләр эшләп килә. Шуларның берсе - тарих укытучысы Римма Юрьевна җитәкләгән «Чыганаклар» түгәрәге. Бу түгәрәккә мин бик теләп йөрим. Монда без Васильево бистәсенең тормышын тирәннән өйрәнәбез, сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашабыз. Мәктәптә зур музей эшли. Без, түгәрәккә йөрүчеләр, анда кечкенә сыйныфта укучыларга экскурсияләр үткәрәбез. Бу шөгыль миңа киләчәктә ярдәм итәр дип уйлыйм. Мәктәбемне бик яратам мин. Анда укырга бик теләп йөрим.
Сәлахиева Альбина,
VII Б сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250