Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Авырсаң да куркыныч түгел

Табиблар ярдәменә мохтаҗ булмам дип беркайчан да, беркем дә әйтә алмый. Көнен-төнен кешеләргә ярдәмгә ашыгучы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте безнең өчен аеруча мөһим. Алар өстән таш явып торса да, синең янга минутлар эчендә килеп җитә. Аларның эше, һөнәре шул дип әйтүчеләр булыр. Ә бит һәр эшне дә теләп эшләүчеләре...


Табиблар ярдәменә мохтаҗ булмам дип беркайчан да, беркем дә әйтә алмый. Көнен-төнен кешеләргә ярдәмгә ашыгучы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте безнең өчен аеруча мөһим.

Алар өстән таш явып торса да, синең янга минутлар эчендә килеп җитә. Аларның эше, һөнәре шул дип әйтүчеләр булыр. Ә бит һәр эшне дә теләп эшләүчеләре һәм көн үтсен дип йөрүчеләре була. Васильево участок дәваханәсенең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте табибы Татьяна Фәизованы бары рәхмәт сүзләре белән генә искә аласы килә.
Мин лаеклы ялда булган пенсионер кеше. Гомер буе кешеләр белән эшләгәч, җитди урыннарда җаваплы гына вазифаларны үтәргә туры килгәч, сәламәтлегем дә кайвакыт үзен сиздереп ала. Аеруча йөрәк-кан тамырлары һәр үзгәрешкә үзенчә җавап бирә. Тормыш булгач, төрле вакытлары була бит. Йөрәктәге үзгәрешләр белән поликлиникада да исәптә торам торуын, табиб билгеләгән даруларны да даими кабул итәм. Шулай да, бер көнне кан басымы кинәт күтәрелеп, хәлем бик авыраеп китте. Кызганычка, бу вакытта «03» телефонына шалтыратырга телефоным эшләми иде. Васильево дәваханәсенең кардиология бүлегенең өлкән шәфкать туташы Илсөя Әхмәтшина миңа тиз арада ашыгыч медицина ярдәмен чакыртты. «03» хезмәте минутлар эчендә килеп җитте һәм табиб Татьяна Фәизова диагноз куеп, гипертония кризыннан чыгарга булышты. Аннан соң дәвалаучы табибларым беренче ярдәмнең дөрес һәм вакытында күрсәтелүен билгеләделәр. Бер мин генә түгел, гомумән, табиб Татьяна Николаевнаны, кардиология бүлеге өлкән шәфкать туташы Илсөя Илдусовнаны васильеволылар кешелекле, мәрхәмәтле һәм һөнәри яктан бик грамоталы булганнары өчен хөрмәт итәләр. Алар исеменә пациентлары, аеруча медицина ярдәменә мохтаҗ булган өлкәннәр ягыннан һәрчак рәхмәт сүзләре генә ишетергә туры килә. Минем очрак аларның көндәлек эшенең бер мизгеле генә әле ул.
Ак халатлы һөнәр ияләре - медицина хезмәткәрләренең хезмәте искиткеч авыр һәм четерекле. Әгәр дә белемеңне күтәрү өстендә эшләмәсәң, заманга ияреп бармасаң, бөтен гомереңне кеше сәламәтлеген саклауга багышламасаң, әйбәт табиб була алмыйсың. Мин югарыда атаган шәхесләр медицина өлкәсендә үз урыннарын тапкан, авыруларны кыенсынмыйча дәвалый торган кешеләр. Аларга безнең рәхмәтебез чиксез. Үзләре дә исән-сау булып, бәхетле тормышта бистә халкын сөендереп яшәсеннәр.
Шәрәповлар гаиләсе.
Васильево бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев