Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Алмагачның алмасы агачыннан ерак төшми

Һәр авыл кешесе туган җире, табигате белән генә түгел, ә бу авылда туып, үсеп, эштә, тормышта үзе, гаиләсе, җәмгыять, гомумән, Ватан өчен файдалы гамәлләр эшләгән дәрәҗәле шәхесләр белән горурлана ала. Безнең авылдан чыккан мондый затлар электә байтак булган. Алар арасында мин белгән ике язучы - Афзал Шамов, Хан Җәмил, элеккеге...

Һәр авыл кешесе туган җире, табигате белән генә түгел, ә бу авылда туып, үсеп, эштә, тормышта үзе, гаиләсе, җәмгыять, гомумән, Ватан өчен файдалы гамәлләр эшләгән дәрәҗәле шәхесләр белән горурлана ала.
Безнең авылдан чыккан мондый затлар электә байтак булган. Алар арасында мин белгән ике язучы - Афзал Шамов, Хан Җәмил, элеккеге Татарстан Югары Советы президиумы секретаре Хәсият Гайнуллин, райкомның беренче секретаре Галим Шәмсетдинов, Норлат МТСы директоры Габделхәй Хәкимов, озак еллар Танай авылында, сугыш чорында күтәрәмгә калган колхозны аякка бастырып, аны республика буенча алдынгылар рәтенә чыгарган Хәертдин Хәялиев кебек җитәкчеләрне санап китәргә була. Шулай ук безнең авылдан чыккан күп кенә Кызыл Армия командирлары да хәтер дәфтәренә язылган.
Билгеле, талантлар массалар арасында сирәк очрый. Чөнки талант һәм сәләт - табигать бүләге. Әмма талантларга да юл күрсәтүче кирәк, югыйсә, аларның, үзләренең потенциаль мөмкинлекләреннән файдалана алмыйча, югалып калуы ихтимал. Талантлы затлар күп булганда гына фәнне үстереп була. Бүгенге экономикада югары технологияләрне кулланганда гына илебезнең дөньяда алдынгылар рәтенә чыга алуы бәхәссез. Моның мисалы АКШ, Германия, Япония, Израиль һәм башка дәүләтләр. Кызганыч, бүгенге яшьләр арасында фән өлкәсендә эшләүчеләр сирәгрәк. Шулай да табарга була дип әйтер идем. Мисалга. Күптән түгел «Яшел Үзән»дә «Династия дәвам итә» дигән язмам басылган иде. Исегезгә төшерәм: биредә Ракип (паспортында язылганча) Хәйруллин гаиләсе турында сүз бара. Рәкип - фәннәр кандидаты, күп еллар буе вузда укытты. Хатыны Мәрьям ханым шулай ук фәннәр кандидаты, вузда студентларга фән серләрен өйрәтте. Кызы Йолдыз - социологик фәннәр докторы, профессор, Казан энергетика университетында кафедра мөдире инде, яшь булуына карамастан. Йолдызның улы Рауль дә бабасы һәм әнисе юлын сайлаган. Инде аның фәнни хезмәтләре дөнья күрә. Талантлы егет, вузны тәмамлап, аспирантурада укый башлый. Социологик фәннәр кандидаты исеменә лаек була. Казан энергоуниверситетына укытучы итеп билгеләнә.
Рауль, төрле конкурсларда катнашып, беренче урыннарны ала. Грамотадан өзек: «... Хайруллин Рауль удостоился нагрудного знака отличия «Депутатский резерв» Государсвенной Думы Российской Федерации, который вручен Председателем комитета Государственной Думы по образованию Балыхиным Г. в малом зале ГДРФ».
Бу егетнең талантына бәя биргән күп төрле документлар белән, үз күзем белән күреп, танышырга туры килде. Чыннан да, әле бездә бүгенге буын яшьләрендә талантлар күренә. Киләчәк бик өметсез түгел. Талант иясе булган гаиләләрдән талантлы шәхесләр чыга. «Алмагачның алмасы агачыннан ерак төшми» дип юкка әйтмәгәннәр, мин сиңа әйтим.
Бала, яшь кеше фән нигезләренең беренче баскычларына мәктәп елларында баса. Мәктәп, үзендә укыган сәләтлеләр белән шулай ук, ата-ана шикелле, горурлана ала. Ни өчендер, мәктәптә тикшерү барышында күбрәк тышкы күренешкә, матди халәткә генә игътибар итәләр. Белем кәгазьдә генә тикшерелә дисәм дә, ялгыш булмас. Әйтәләр бит: «Белемне укытучы бирә, бәяне белгеч куя». Мондый вәзгыять бигрәк тә авыл мәктәпләренә хас. Чөнки укытучы куйган билгеләр күпчелек очракта тормышта расланмый. Чебешне көзен саныйлар шул. Кемнәр чыккан бу мәктәптән, бүген алар кайда эшли? Һөнәрен дөрес сайлаганмы? Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр ничә?
Безнең заманда авыл мәктәпләрендә сәләтле балалар белән индивидуаль эшләү схемасы бар иде. Бүген дә бу традицияне дәвам иттерәсе иде. Сер түгел, Татарстанда күп кенә җитәкчеләр, шул исәптән Татарстанның беренче Президенты да авыл мәктәбен тәмамлаучылар. Азмы авылдан чыккан әдипләр, шагыйрьләр, галимнәр, хезмәт батырлары, культура хезмәткәрләре һәм башкалар?
Бүгенге көндә Ракип Сафиулла улы һәм Мәрьям ханым лаеклы ялда булсалар да, югары уку йорты белән араны өзмиләр, студентлар белән аралашып торалар. Элеккеге студентлары аларны сагынып искә ала. Ә инде аларның 24 яшьлек оныгы Рауль династияне дәвам итә. Яшь галимнең киләчәктә, преспективалы фән эшлеклесе буларак, Россиянең Дәүләт Советы депутаты булачагын ышанып әйтәсе килә. Чөнки ул резервта тора. Яшьләр - илнең киләчәге. Җитәкче урыннарга яшь кадрларны билгеләү - дәүләт сәясәте. Җаваплы эштә яшь кадр эшләгәндә, торгынлыктан котылып, яңарышка күчәргә була. Бик үтемле рус халык мәкале бар. «Под лежащий камень вода не течет». Бүгенге дәүләт органнарында эшләүчеләр шуны истә тотсыннар иде.
Илтөзәр Фатыйхов.
Татар Танае

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X