Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Сыйлагыз һәм сыйланыгыз

Узган ел җәй гөмбә-җиләккә бик бай булды. Безнең илдәге кадәр ашарга яраклы гөмбәләр башка бер илдә дә юк икән. Аны җыеп, эшкәртүе бик җаваплы, мәшәкатьле, вак эш дип санала. Шулай да җәй башлану белән күңелле мәшәкатьләр башлана. Безнең Акъегет авылы бөтен яктан да чуаш авыллары белән уратып алынган, гөмбә җыярга...

Узган ел җәй гөмбә-җиләккә бик бай булды. Безнең илдәге кадәр ашарга яраклы гөмбәләр башка бер илдә дә юк икән. Аны җыеп, эшкәртүе бик җаваплы, мәшәкатьле, вак эш дип санала. Шулай да җәй башлану белән күңелле мәшәкатьләр башлана.
Безнең Акъегет авылы бөтен яктан да чуаш авыллары белән уратып алынган, гөмбә җыярга безнең халык чуашлардан өйрәнде, ахрысы. Без үскән вакытта гөмбә җыючы да, гөмбә ашаучы да юк иде. Без, беркатлы балалар, чуаш яки урыс булып китәрбез дип бик курка идек. Әти-әниләр ул эшләр белән кызыксынмыйлар да, яратмыйлар да иде. Ә чуашлар исә, иртәнге чык төшкәнче үк, арбаларына агач кисмәкләрен утыртып, безнең авылга килеп җитәләр иде.
Гөмбә бик тиз бозыла торган нәрсә бит әле ул. Аны җыйгач та, тизрәк чүп-чарыннан арындырырга, сортларга аерырга кирәк. Җыйганда да бәрәңге бакчасында шатыр-шотыр алабута утагандай түгел, ә бәлки сак кына, төбен калдырып (яңадан үссен өчен) кисәргә. Иләккә яки тишекле чүмечкә салып суда (1 литр суга 2 гр лимон кислотасы, 10 гр тоз) тотыгыз. Гөмбәне деликатес дип юкка гына әйтмиләр, анда крахмал, (гликоген), шикәр, аксымнар, А, В, В1, Рр, Д, Н витаминнары бар, алар кеше организмы өчен бик мөһим.
Әгәр гөмбә күп җыелса, тизрәк эшкәртү ягын карарга яки юмыйча киптерергә кирәк. Гөмбә бит әле дару өчен дә бик файдалы. Мәсәлән, ак гөмбә йөрәк авыруына, гөреж үт куыгында таш булганда яхшы. Ә инде говорушки, шампиньон, рыжик (татарча исемнәрен белмим) - табигый антибиотиклар. Урман умырзаясы дип аталган гөмбә - сморчки апрель аенда ук баш калкыта.
Гөмбәне пешерәбез, киптерәбез, куырабыз. Кипкән гөмбәне пешергәндә аеруча тәмле ис чыга. Сыроежки, дождевик, опята, пестрые зонтики, шампиньон дигәннәрен пешергәннән соң кыздырырга була. Пешкән гөмбә кәстрүл төбенә төшеп утыра. Маринадланган гөмбәне кыздырганда суын сыркытып кыздырабыз. Кипкәннәрен кыздырыр алдыннан суда тотып җебетергә һәм пешергәндә азрак кына сода салырга кирәк. Пешкән гөмбәне суыткычта 24-30 сәгатьтән артык тотарга киңәш ителми. Туңдырылганнарын катыргычта 1-2 ай тотарга ярый. Французлар гөмбә ашларын бик яратып кулланалар. Аларда, гөмбә соусы белән иске олтанны да ашап була, дигән гыйбарә дә яшәп килә.
Сез дә, дусларым, гөмбәләрне җыегыз, пешерегез, сыйлагыз һәм сыйланыгыз.
Рәшидә Тимергалиева.
Акъегет-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X