Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Игелекле җитәкче

Уйламаганда мәдәният йортында җылылык системасында авария булды. Эш урыныбызда бер-бер хәл килеп чыкмаса ярар иде, дип дер калтырап торабыз бит хәзер. Үзегез беләсез, финанс кытлыгы чорында берәү дә, әйдә, булышабыз, ярдәм итәбез, дип тормый. Ярый шул шәфкатьле кешеләргә тап булсаң. Юк икән, бер кечкенә генә мәсьәләне дә хәл итә алмыйча...

Уйламаганда мәдәният йортында җылылык системасында авария булды. Эш урыныбызда бер-бер хәл килеп чыкмаса ярар иде, дип дер калтырап торабыз бит хәзер. Үзегез беләсез, финанс кытлыгы чорында берәү дә, әйдә, булышабыз, ярдәм итәбез, дип тормый. Ярый шул шәфкатьле кешеләргә тап булсаң. Юк икән, бер кечкенә генә мәсьәләне дә хәл итә алмыйча азапланган чаклар була.
Менә шул авария турында Раифа МПП ЖКХсына хәбәр итәргә дә өлгермәдем, килеп тә җиттеләр. Аварияне бетерү өчен, үзегез беләсез, никадәр материал кирәклеген. Бер генә әйберне дә сорамадылар. Ике көн дигәндә эшне төгәлләп тә куйдылар.
Раифа МПП ЖКХсы җитәкчесе Рашат Төхвәтуллинга нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә, аз булыр төсле. Мондый игелекле җитәкчеләр бик сирәк хәзер.
Әнисә Закирова.
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X