Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Әбиләр сандыгында ниләр бар

Ак яулыклы әбиләр... Юк, аларны әбиләр дип әйтеп булмый - ак яулыклы апалар алар! Нинди сөйкемле, мөлаем алар! Йөзләреннән, үзләреннән сабырлык, пакьлек, назлылык, җылылык бөркеп торучы апалар безнең китапханәдә кунакта бүген. Тормышның вак-төяк мәшәкатьләрен читкә куеп, вакыт табып безгә килгәннәренә мең рәхмәт аларга. Балаларга гына түгел, безгә дә гомернең кадерен...

Ак яулыклы әбиләр... Юк, аларны әбиләр дип әйтеп булмый - ак яулыклы апалар алар! Нинди сөйкемле, мөлаем алар! Йөзләреннән, үзләреннән сабырлык, пакьлек, назлылык, җылылык бөркеп торучы апалар безнең китапханәдә кунакта бүген.
Тормышның вак-төяк мәшәкатьләрен читкә куеп, вакыт табып безгә килгәннәренә мең рәхмәт аларга. Балаларга гына түгел, безгә дә гомернең кадерен белеп, тормышны яратып, бер-береңә ярдәм итеп, хөрмәтләп яшәргә кирәклеген үз үрнәкләрендә күрсәттеләр.
Яшел Үзән шагыйрәсе Мәрьям апа Ситдыйкова: «Йөрәгебез яшь безнең», - ди. Шулай шул, Вафилә Хикмәтуллина кебек укытучың булганда олыгаю турында уйлап утырырга вакыт кала димени?! Мәдрәсәдә уку белән беррәттән, бүгенге көндә онытылып барган татар халык җырларын, мөнәҗәтләрен өйрәнәләр икән бу апалар. Күңелләргә үтеп керүче моңлы татар җырлары беркемне дә битараф калдырмады. Уку залында утырган апалар белән беррәттән, 9нчы мәктәпнең VI Л сыйныф укучылары да оста гармунчы һәм җырчы Һади абый Вәлиевкә кушылып җырладылар. Дулкынланулары тавышларына чыккан балаларның бу кичәдән алган тәэсирләре әбиләргә әйткән теләкләрдә сизелде: «Күңелләрегез беркайчан да картаймасын, һаман шулай яшь калыгыз, ә без сездән үрнәк алырбыз» - диде алар.
Моң дулкынында барган кичәне салмак тавышлы шагыйрә Мәрьям апа Ситдыйкова залда утыручыларны шигырьләр дөньясына алып кереп китте. Шагыйрә генә түгел, гармунчы да икән әле ул безнең Мәрьям апабыз, йөрәкләрне җилкендереп, сыздырып уйнап җибәргәч, яшьлекләрен искә төшергән апаларның күзләрендә яшь иде.
«Ә хәзер «Тәгәри китте йомгагым» уенын уйнап алабыз», - дип белдерде Вафилә Низам кызы. Йомгак тәгәрәп китте дә башмак бәйләп утыручы апа алдына туктады. Менә шуннан башланды инде, йомгак кем алдына килеп туктый, шул үзенең нинди кул эше белән шөгыльләнүен сөйли. Нәрсә генә алып килмәгәннәр алар - чиккән түбәтәй, оекбаш, тастымал... Өйрәнәсе килгән кешегә булышабыз дип тә теләкләрен белдерделәр. Ничек сокланмыйсың инде бу апаларга! Аларда Кешелекнең барлык уңай сыйфатлары тупланган. Ике буын кешеләре очрашты бу кичәдә - балалар һәм өлкәннәр. Һәр буынның үз матурлыгы булуын, картлык шатлык түгел дисәләр дә, картлыкның да шатлыклы, бәхетле булуын күрсәтүче апаларыбызга карап үрнәк алып, төшенкелеккә бирелмичә, тормышның матур якларын гына күреп яшәргә язсын, сәламәт, бәхетле булыйк!
Ф.Хакимова,
Фаил Шәфигуллин исемендәге милли крайны өйрәнү китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250