Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Җырлаталар да, биетәләр дә

Горький исемендәге мәдәниятә сараенда эшләп килүче «Уйнагыз, гармуннар!» ансамблен белмәүчеләр сирәк. Һәркайсыбыз яратып тыңлый алар чыгышын. Ансамбль шәһәрдә һәм районда үткәрелә торган бик күп бәйрәмнәрдә катнаша. Баянчылар һәм гармунчылар һәр җирдә көтеп алынган кунак. «Обсерватория» балалар шифаханәсендә дә алар еш чыгыш ясый. Апрель аенда гармунчылар биредә бик тә еш булды,...

Горький исемендәге мәдәниятә сараенда эшләп килүче «Уйнагыз, гармуннар!» ансамблен белмәүчеләр сирәк. Һәркайсыбыз яратып тыңлый алар чыгышын.
Ансамбль шәһәрдә һәм районда үткәрелә торган бик күп бәйрәмнәрдә катнаша. Баянчылар һәм гармунчылар һәр җирдә көтеп алынган кунак. «Обсерватория» балалар шифаханәсендә дә алар еш чыгыш ясый. Апрель аенда гармунчылар биредә бик тә еш булды, ни өчен дигәндә, апрель - халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай туган ай. Тукайга багышлап 100ләп бала дәвалана торган шифаханәдә бик күп чаралар уздырылды. Шигырь уку бәйгеләрендә, концертларда балалар үзләре дә бик теләп катнашты. Шифаханәнең музыкаль җитәкчесе Мәгъсүм Гаффаров рухи азыкның теләсә кайсы чирне дәвалауда яхшы роль уйнавын әйбәт белә, шуңа күрә балаларның күңелен күтәрү өчен көчен кызганмый эшли. Ул җитәкләгән «Уйнагыз, гармуннар!» ансамбле чыгышларын балалар да, биредә эшләүче шәфкать туташлары һәм табиблар да яратып карый.
Мөбарәк Гыйззәтуллин.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев