Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Җыр керсен күңелгә

Күптән түгел Мулла Иле мәдәният йортында «Җыр керсен күңелгә» дигән үзенчәлекле бәйрәм булды. 25 ел буе үзләренең моңлы, дәртле, матур җырлары белән тамашачыларны шатландырган үзешчән артистларыбыз Әнисә Насыйбуллина, Гөлнара Фәтхуллина, Рәзинә Сәйфетдиноваларның иҗат кичәсе иде. Искиткеч матур, зәвыклы итеп бизәлгән сәхнәгә берсеннән берсе чибәр, гүзәл ханымнар күтәрелде. Җыр артыннан җыр...


Күптән түгел Мулла Иле мәдәният йортында «Җыр керсен күңелгә» дигән үзенчәлекле бәйрәм булды. 25 ел буе үзләренең моңлы, дәртле, матур җырлары белән тамашачыларны шатландырган үзешчән артистларыбыз Әнисә Насыйбуллина, Гөлнара Фәтхуллина, Рәзинә Сәйфетдиноваларның иҗат кичәсе иде.

Искиткеч матур, зәвыклы итеп бизәлгән сәхнәгә берсеннән берсе чибәр, гүзәл ханымнар күтәрелде. Җыр артыннан җыр яңгырады. Залдагылар татар халык көйләрен дә, яңа эстрада җырларын да бик яратып тыңладылар, җырчыларны алкышларга күмделәр.
Алып баручы аларның тормыш һәм иҗат юллары белән таныштырып барды. Әнисә Кәнәфи кызы Насыйбуллина Мулла Иле авылы сәхнәсенә моннан 25 ел элек аяк басты. Казанның Урицкий исемендәге мәдәният сараеннан бер төркем үзешчәннәр авылга концерт белән килделәр. Алар арасында 16нчы заводта бухгалтер булып эшләүче Әнисә дә бар иде. Шул концертта бу чибәр кызга авылыбыз егете Ринатның күзе төште. Озакламый алар гөрләтеп туй да ясадылар. Шулай итеп Арча районының Түбән Аты авылында туып үскән кыз Мулла Иле авылына яшәргә кайтты. Алар зур йорт җиткерделәр, тату яшиләр, ике кыз үстерделәр. Әнисә татар халык һәм эстрада җырларын да оста башкара. «Балакаем», «Зәңгәр капка», «Иң зур бәхет», «Әйткән идең», «Җомга көе» кебек җырларны халык яратып тыңлый.
Гөлнара Әкрәметдин кызы Фәтхуллина беренче тапкыр сәхнәгә 1987 елны чыкты. Ул вакытта Гөлнара үсмер кыз гына булса да, чаялыгы, батырлыгы белән өлкән җырчылар арасына тиз кереп китте. Шуннан бирле ул бөтен бәйрәмнәрнең үзәгендә. Аның җырлавын тирә-як авылларда да яратып тыңлыйлар. Аның репертуарында күбесе татар халык көйләре, моңлы җырлар. «Кайда син, гармун?», «Парлы чыршылар», «Шахта көе». Гөлнара инде 20 елга якын элемтә бүлегендә хат ташучы булып эшли. Ул эшен дә тырышып, намус белән башкара. Аны авыл халкы ярата һәм хөрмәт итә. Тормыш иптәше Тәлгать белән 2 кыз үстерәләр.
Рәзинә Барый кызы Сәйфетдинова сәхнәдә беренче тапкыр V сыйныфта укыганда «Көз килде» дигән җырны башкарды. Инде менә 25 ел ул сәхнәдә бии дә, җырлый да, спектакльләрдә дә уйный. Ире Фәнис белән ике егет үстерәләр. Рәзинә балалар үстергәндә дә сәхнәдән аерылып тормады. Аның җырга, сәхнәгә мәхәббәте мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе итеп эшкә китерде. Ул үз эшенең остасы, чын мәдәният хезмәткәре.
Соңгы ике елда авыл сәхнәсендә куелган Г.Камалның «Беренче театр», Сәет Шәкүровның «Тол хатыннар, тол кызлар», Данил Салиховның «Кызлар капкыны» һәм Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклендә алар төп рольләрне башкарды. Алар үз рольләрен җиренә җиткереп, оста итеп уйнадылар. Иҗат кичәсендә дә алар тамашачыларның күңелен ачып, аларны көлдереп берничә скетч күрсәтте.
Бәйрәм котлаулар белән үрелеп барды. Җырчыларның шатлыкларын бүлешергә сәхнәдәш дуслары Сания Шәһабиева, Рәис Мифтахов, Фәния Зиннурова килгән иде. Алар үзләренең матур җырларын бүләк итте. Даими тамашачыбыз Алсу апа Сабитова үзенең күңел түрендәге җылы хисләрен, рәхмәт сүзләрен җиткереп, чәчәкләр бүләк итте.
Безнең үзешчәннәребезнең тырышлыгын күрүче, аларның уңышлары өчен сөенүче, аларга һәрвакыт булышучы «Идел аръягы» үзәкләштерелгән клуб системасының җитәкчеләре бар. Бу кичәдә өлкән методист Идрисова Резидә Мидхәт кызы җырчыларга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул: «Мулла Иле авылы үзешчән сәнгатенең көчле булуын беләбез. Җыр-моңнары, дәртле биюләре белән алар безне гел шатландырып тора. Ә бу җырчыларны тыңлаган саен тыңлыйсы килә», - диде. Үзешчәннәребезгә булган чиксез хөрмәте аның җырында чагылды.
Хатын-кызның бәхете хезмәттә һәм сәхнәдә генә түгел, ә гаиләдә яраткан ире, балалары янында. Мәдәният йорты мөдире Габделхәева Гөлинә аларның тормыш иптәшләренә, җырга гашыйк җаннарны сәхнәдән аермаган өчен, рәхмәт белдерде. Бу талантлы аналарның балалары да талантлы, акыллы, укуда да гел 5кә генә укыйлар. Бу бәйрәмдә Гөлнараның кызы Римма төрек биюен оста итеп башкарды, Әнисәнең кызы Сиринә исә бик матур итеп җырлады, Рәзинәнең улы Рәмис идәннәрне сыгылдырып татар егетләре биюен биеде.
Күңелләргә җыр-моң тулды. Кичә һәркемнең күңелендә җылы тәэсир калдырды.
Якламасак әгәр җырчыларны,
Сакламасак моңлы җаннарны.
Кем бездән соң киләчәккә
Алып барыр шушы
җырларны?!
Гөлинә Габделхәева.
Мулла Иле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев