Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Яңа традиция

Безнең Олы Ачасыр сабан туена авылдашыбыз, бик игелекле эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин бик матур традиция кертте: һәр елда авылның билгеле кешеләрен аерым бүләкләр биреп зурлый. Быел 95 яшен тутырган, Олы Ачасырның иң олы кешесен - Гөлмәрвәр апа Яруллинаны зурладылар. Әле үз аягында рәхәтләнеп чабып йөри, тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә....

Безнең Олы Ачасыр сабан туена авылдашыбыз, бик игелекле эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин бик матур традиция кертте: һәр елда авылның билгеле кешеләрен аерым бүләкләр биреп зурлый.
Быел 95 яшен тутырган, Олы Ачасырның иң олы кешесен - Гөлмәрвәр апа Яруллинаны зурладылар. Әле үз аягында рәхәтләнеп чабып йөри, тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә. Гөлләрне үстереп, үзе хөрмәт иткән авылдашларына бүләк итеп бирә. Хәтере дә Аллаһка шөкер, бөтен авыл тарихын аннан килеп сора!
Иң олы кеше янында иң яшь кешенең булуы шарт. Авылда яңа туган бәбине дә бүләкләделәр. Ул Альбина һәм Илгиз Вәлиуллиннарның яңа туган сабые - Ислам. Әти-әнисен шатландырып моннан 3 ай элек дөньяга килгән Исламга, авылыбызның иң чибәр егете булып үсеп җитеп, бик күп сабан туйларының бизәге булырга язсын!
Олы Ачасыр гомер-гомергә үзенең көтүчеләре белән данлыклы. Бу авыр хезмәтне минем авылдашларым зур тырышлык, гаделлек белән башкара. Әнвәр Фәтхуллин исә 8 яшеннән көтү көтә башлый. Менә 40 елдан артык шушы авыр хезмәттә ул. Кулында - чыбыркысы, йөзендә кояш уйнап тора. Аңа да Әнвәр Миңнуллин тарафыннан әзерләнгән Сабан туе бүләге тапшырылды.
Яңа традиция бүләкләре ел саен иң күркәм авылдашларыбызны эзләп таба. Традиция - дәвамлы, Әнвәр Миңнуллин озын гомерле булып, сабан туенда озак еллар очрашып торырга язсын! Ә бу эштә башлап йөрүче Тәскирә Шәйхуллинага яңа идеяләр килеп торсын!
Гүзәл Кәримуллина.
Олы Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X