Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Тыныч йокла, улым!

Майдан бирле, яраткан депутатыбыз Туфан Миңнуллин вафат булганнан соң, тынычлыгым югалды, еш кына искә алып утырам мин милләт өчен янып-көеп яшәүче хөрмәтле затны. Туфан шулкадәр кызу канлы, гаделсезлек күргәндә кызып китә торган иде. Татар дигәндә ул бөтен каршылыкларны үтәргә әзер булды. Шуңа күрә йөрәге дә тиз тузды, дип әйтәсе килә....

Майдан бирле, яраткан депутатыбыз Туфан Миңнуллин вафат булганнан соң, тынычлыгым югалды, еш кына искә алып утырам мин милләт өчен янып-көеп яшәүче хөрмәтле затны. Туфан шулкадәр кызу канлы, гаделсезлек күргәндә кызып китә торган иде. Татар дигәндә ул бөтен каршылыкларны үтәргә әзер булды. Шуңа күрә йөрәге дә тиз тузды, дип әйтәсе килә. Шулкадәр үткен сүзле иде ул, драматурглар арасында да иң көчлесе. Халык бик ярата торган язучылар кемнәр дип саныйсыз?! Дөрес, Туфан Миңнуллин, Рәзил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Батулла. Мин әле алар арасына журналист Сираҗины да кертәм.
Туфан вафат дигән хәбәрне ишеткәч, күземнән йокы качты. Халкыбызның күбесе минем хәлдә калгандыр. Туфан турында сүзләрем рухына дога булып ирешсен.
Шәмсенур Халикова.
Олы Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X