Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Табигать сакчылары

Быелгы Экологик культура һәм әйләнә-тирәне саклау елы Яшел Үзән шәһәренең 31нче «Чишмә» балалар бакчасын да читләтеп үтмәде. Монда балалар кечкенәдән һәр агачның, һәр кошның файдасына, аларны кадерләп сакларга кирәклегенә, ярдәмгә мохтаҗ булуларына, елга-күлләрне, чишмәләрне пычратырга ярамаганлыгына төшенәләр. Моңа ачык мисал булып, шушы балалар бакчасында эшләүче тәрбияче Флера Вафина үткәргән «Табигать...

Быелгы Экологик культура һәм әйләнә-тирәне саклау елы Яшел Үзән шәһәренең 31нче «Чишмә» балалар бакчасын да читләтеп үтмәде.
Монда балалар кечкенәдән һәр агачның, һәр кошның файдасына, аларны кадерләп сакларга кирәклегенә, ярдәмгә мохтаҗ булуларына, елга-күлләрне, чишмәләрне пычратырга ярамаганлыгына төшенәләр. Моңа ачык мисал булып, шушы балалар бакчасында эшләүче тәрбияче Флера Вафина үткәргән «Табигать - тиңсез хәзинә» дигән экологик бәйрәм тора. Бу бәйрәмдә балаларның табигать турында булган белемнәре тагы да тулыланды. Бәйрәмдә балалар, кошлар сайравын тыңлый-тыңлый, табигать китабын укырга дип, урманга бардылар.Урман аланында «Кызыл китап»ка кертелгән җәнлекләр, чәчәкләр, агачлар турында шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, тәрбияченең сорауларына җавап бирделәр. Чүпләнгән чишмәне чистартып, аның шифалы суын татып карадылар, бит-кулларын юдылар. Табигатьне пычратмаска сүз бирделәр. Җир-анабыз, үзенең шул кадәр яшь дуслары барлыгын белеп, бик куангандыр. Кече яшьтән табигатьне аңлап, аны яратып үсү бик мөhим. Үз чиратыбызда без, әти-әниләр, бу бәйрәмнән зур канәгатьләнү хисләре алдык. Киләчәктә балаларның табигать сакчылары булуына ышанабыз.
8нче төркем балаларының әти-әниләре исеменнән - Индира Мәгъсүмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев