Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

«Сине аңлаучы булу – ярты бәхет»

Сорау бирдем агымсуга: «Бәхет ул нинди була?» Белсәм, каршы чыгар идем, Чәчәк тотып кулыма. Минем дә бит бардыр хакым Бик бәхетле булырга. Тәңребез кешеләрне пар яраткан. Табигатьтәге бар тере җанга, хәтта үсемлекләргә дә пар кирәк, сырганак тә бит парсыз үссә җимеш бирми. Язмышлар гына мәрхәмәтсез. Ул бер-берсен өзелеп сөйгәннәрне аерып,...

Сорау бирдем агымсуга:
«Бәхет ул нинди була?»
Белсәм, каршы чыгар идем,
Чәчәк тотып кулыма.
Минем дә бит бардыр хакым
Бик бәхетле булырга.
Тәңребез кешеләрне пар яраткан. Табигатьтәге бар тере җанга, хәтта үсемлекләргә дә пар кирәк, сырганак тә бит парсыз үссә җимеш бирми. Язмышлар гына мәрхәмәтсез. Ул бер-берсен өзелеп сөйгәннәрне аерып, ачы газап утларына сала. Дөнья яралганнан бирле төрле сәбәпләр белән тол калган күпме ялгызлар ачы күз яшьләре түккән.
Бүген сөйләнәсе авылдашыбыз бу авыр ялгызлыкның бөтен ачысын татыган чын татар хатыны, күпне сөйләмәс, әйтелгәне дә бик саран гына. «Ялгызлыкны аны бер кеше генә күтәрә алмый. Яныңда кайгылы көннәреңне, борчу-хәсрәтләреңне бүлешүче, сине аңлаучы якын кеше булу - ярты бәхет», - дип сүзен башлый Гадилә апа. Әйе, аны язмыш 40 яшеннән тол итә.
Нәселе белән, кырыс табигатьле, ләкин гадел кеше Шиһап абый йортына 1965 елда килен булып төшә ул. Укымышлы гаилә - каенатасы яратып, үз итәләр аны. Тормышка ямь өстәп дөньяга биш бала аваз сала. Дөрес, гаиләдә менә чатнап ватыла, менә-менә челпәрәмә килеп таркала, дигән вакытлар булгалый, монысын яшерми Гадилә апа. Тик татар хатыны сабыр, күндәм сыйфатка ия. Гомер юлыбызга ниләр язылганны беребез дә белмибез шул, матур хыяллар корабыз, зур өметләр баглыйбыз, ә һич уйламаганда чәчәк кебек гомерләрне кырау суга. Гадилә апа да шулай көтмәгәндә тол, биш баласы ятим кала. 45 яшен дә тутырмый, Мәхмүт абый фаҗигале үлеп китә. Менә шушы авыр вакытында Гадилә апаны һәм 5 баланы үзләренең күңел җылысын биреп, бер учка җыеп берләштергән каенана белән каенатасы була. Әтиләре дөнья куйганда балаларның олысына -17 яшь, ә кечкенәсенә 1 яшь тә 9 ай була. Шулай итеп тормыш арбасына төялгән хәтсез йөкне Гадилә апага сыңар җилкә белән тартырга язган була. Тик Гадилә апа сер бирәмени, балаларны аякка бастырырга, авызың тулы кан булса да, кеше алдында текерергә ярамый дигән принцип белән яши ул. Ә иң зур терәге, сердәше каенанасы була аның. Үзе дә ятимлектә үскән Гарифә апа биш оныгын карашып үстерә, ә килене Гадиләгә үзе дә, чит-яттанда тел-теш тидерттерми.
Балалар үсеп, әкренләп туган оясыннан оча баралар. Бүген Гадилә апа төпчеге белән килененә нык тыл булып тора. Ә каенанасын 95 яшендә, хәер-фатихасын алып, кадер-хөрмәттә бакыйлыкка озата. Олыларын олылап-хөрмәтләп торган бу тыныч холыклы ханымга, әлбәттә, үзенә дә тыныч-матур, иң мөһиме кадерле картлык насыйп булуына шигебез юк. Балаларының күңеленә бит бары тик яхшылык орлыклары гына салынган бит.
Дания Җиһаншина.
Олы Карагужа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X