Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Шәфкатьлелек

Шушы көннәрдә генә күңелле хәлгә тап булдым бит әле. Кибеттә акча янчыгымны онытып калдырганмын бит. Хәер, бу хакта баштарак үзем белмәдем дә. Өйгә кайткач, ашыкмый-кабаланмый гына, кибеттә алган товарны бушаттым. Менә берзаман ишекнең кыңгырау төймәсенә бастылар. Мине эзләп килгән кызларның сөйләгәнен тыңлагач, шаккаттым. Товар өчен түләгәч, кошелекны, сумкага салмыйча, кибеттә...


Шушы көннәрдә генә күңелле хәлгә тап булдым бит әле. Кибеттә акча янчыгымны онытып калдырганмын бит. Хәер, бу хакта баштарак үзем белмәдем дә. Өйгә кайткач, ашыкмый-кабаланмый гына, кибеттә алган товарны бушаттым. Менә берзаман ишекнең кыңгырау төймәсенә бастылар. Мине эзләп килгән кызларның сөйләгәнен тыңлагач, шаккаттым. Товар өчен түләгәч, кошелекны, сумкага салмыйча, кибеттә калдырып киткәнмен. Сатучылар, акча янчыгымны ачып, «Яшел Үзән»гә язылу квитанциясендә күрсәтелгән адрес буенча өй адресымны белгәннәр һәм кич белән миңа кошелокны китереп тә бирделәр. Татарстан урамындагы «Юмарт» кибетендә булган хәл бу. Шатлыгымның иге-чиге булмады. Шактый гына акчасы да бар иде. Сукыр тиене дә югалмаган. «Юмарт» (хәләл) кибете сатучылары Юлия Киселева һәм Зөлфия Мәрдәновага ихластан рәхмәт. Шәфкатьле кызлар икән.
Мария Шашина, II группа инвалид.
Яшел Үзән шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X