Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

«Сездән дә бит тәмәке исе килә!»

Мәктәп шау-шуыннан башка, дәрескә чакыручы, дәрестән чыгаручы кыңгырау тавышларсыз, «кәгазь боткаларсыз», плансыз, расписаниесез тагын гомернең бер елы үтеп китте. Ә истәлекләр, хатирәләр һаман хәтердә. Искә төшәләр дә сагындыралар. «Ашыга-кабалана, дәрескә соңга калмыйм», - дип йөгергән чаклар... Көзге пычраклар, кышкы җил-буранлы, көрт ерып барган юллар, еллар... «Барысы да хәзер генә булган...

Мәктәп шау-шуыннан башка, дәрескә чакыручы, дәрестән чыгаручы кыңгырау тавышларсыз, «кәгазь боткаларсыз», плансыз, расписаниесез тагын гомернең бер елы үтеп китте. Ә истәлекләр, хатирәләр һаман хәтердә. Искә төшәләр дә сагындыралар. «Ашыга-кабалана, дәрескә соңга калмыйм», - дип йөгергән чаклар...
Көзге пычраклар, кышкы җил-буранлы, көрт ерып барган юллар, еллар... «Барысы да хәзер генә булган кебек. Хәзер юлда очрап та, үзләре эндәшмәсә, танып та булмаслык үзгәргән, олыгайган укучыларның V-VI классларда булган чакларын искә алам да, болар шулармы икән соң?» - дип уйга калам.
Искә төшерерлек кызык хәлләр күп иде лә.
...Кышның салкын, җелекләргә үтеп керерлек җилле-буранлы көне. Юлда авыр булмасын дип, җиңелчә генә киенә идек инде. Дәрескә соңга каласы түгел дип чабабыз, тирләп-пешеп, аркалар чеп-чи булганчы йөгерелә, килеп җиткәч тә мәктәпкә тауга каршы менәсе, бөтен көчне җыеп йөгерә-чаба шул тау менгәндә салкын һава сулышларны буа. Укытучылар бүлмәсенә кабаланып килеп керүгә, күп тә үтми дәрескә звонок та була. Ә мәктәптә салкын. Минем класс төньякта, бигрәк тә җил куа, җылы тормый. Аркам юешлеген әйткәч, өлкән укытучыбыз Габдулла абый үзенең арка җылысын салып бирде. «Чирлисең», - ди. Математика дәресе. Мисаллар чишәбез. Балаларны берәм-берәм такта янына мисал чишәргә чакырам. Чишәләр дә, парталарына барып утыралар. Ә минем борынга гел тәмәке исе керә бит. Ничә ир баланы чакырдым такта янына, барысыннан да тәмәке исе килә. Соң чиктә иң тыйнак, тәртипле, уку алдынгысы Дамирны чакырдым. Ул да чиште, аннан да тәмәке исе килә. «Минем ир балалар барысы да диярлек тәмәке тарталар микән, ничек бу көнгә кадәр сизмәдем икән?» - дим.
Дәрес беткәч, Дамирны читкә чакырып алдым да: «Безнең класста тәмәке тартучылар бармы, алдашма, дөресен әйт, син әйткәнне берәүгә дә әйтмәм, тәмәке исе килә балалардан», - дим. (Үч куып, малайны кыйнамасыннар дим инде).
«Апа, Сездән дә тәмәке исе килә бит», - димәсенме шыпырт кына йөри, һич каршы сүз әйтми торган Дамирым!
Укытучылар бүлмәсенә кергәч, Габдулла абыйга арка җылысын (җиңсез жилет) салып бирдем. Аңкып, борынны ярып, тәмәке исе бөркелә. Габдулла абый бик еш тартучы иде, тәмәке исе киеменә дә сеңгән булган икән. Ә мин балаларны ничек әрләп ташламавыма сөендем.
Еллар үтте... Менә Дамирым да инде егерме еллап минем эздән бара. Математика-физика укыта. Балаларның, ата-аналарның хөрмәтле укытучысы, гаилә башлыгы, әнисенең терәге.
Укучыларның үз һөнәреңне сайлавы, синең эшне дәвам итүләре күңелгә якын. Аларның уңышларында үзеңнең дә (аз булса да) өлешең бардыр, дип сөенәсең, алар өчен җан атасың. Горурланасың. Дамир турында да ата-аналарның, хезмәттәшләренең, укучыларының хөрмәт итеп сөйләүләрен ишетүе рәхәт. Аның сабыр, тыныч холыклы булуы, үз эшенә җитди каравы, яратып хезмәт итүе, кешелеклеге, тыйнаклыгы балачагыннан ук, мәктәп елларыннан ук күңеленә, җанына салынгандыр. Акъегетнең тау башына салынган иске мәктәбендә укыткан укытучыларының яхшы киңәшләрен күңеленә сеңдергәндер.
Рәйханә Зәйнуллина,
Акъегет мәктәбенең элеккеге укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев