Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Сердәш тә ул, иптәш тә ул

Яшел Үзән шәһәрендә беренче мөстәкыйль татар газетасы нәшер ителә башлауга да менә инде 17 ел булды. Беренче саннарыннан ук үз кыйбласын билгеләгән газета 17 ел буена шушы катлаулы һәм изге бурычын үтәп килә. Бер яктан карасаң, бу бик озак вакыт түгел дә кебек, әмма шушы кыска гына вакыт эчендә дә...


Яшел Үзән шәһәрендә беренче мөстәкыйль татар газетасы нәшер ителә башлауга да менә инде 17 ел булды. Беренче саннарыннан ук үз кыйбласын билгеләгән газета 17 ел буена шушы катлаулы һәм изге бурычын үтәп килә.

Бер яктан карасаң, бу бик озак вакыт түгел дә кебек, әмма шушы кыска гына вакыт эчендә дә «Яшел Үзән» республика күләмендә үзенең дәрәҗәле газета булуын исбат итте. «Яшел Үзән» газетасы һәрвакыт халык мәнфәгате сагында булды.
Телебезне саклау һәм үстерү, халыкны социаль яклау проблемаларын киң яктырту бүген аеруча кискен тора. Шулай ук хәзерге заманда базар икътисады редакция коллективы алдында яңа бурычлар куя. Икътисадый, сәяси, социаль-мәдәни темаларны киң яктырту таләп ителә. Әмма редакция коллективы, алга куелган максатларында уңышка ирешеп һәм үз алдына яңа бурычлар куеп, уңышлы гына эшләп килә. Газета, шәһәр һәм районның тормышын һәрьяклап яктыртып, бу төбәк хезмәтчәннәре тәҗрибәсен укучыларыбызга җиткерә.
Илнең икътисадый һәм сәяси тормышындагы үзгәртеп корулар, демократия, сүз хөрлеге, матбугат иреге дулкынында чыга башлаган «Яшел Үзән» газетасы бик кыска арада үз укучысын таба алды. Газетаның беренче саннарыннан ук аның максаты һәм юнәлешләре анык һәм төгәл билгеләнде. Аның кыйбласы, изге максаты беренче биттә өстә язылган девизыннан ук күренеп тора, ул - халыкка игелекле хезмәт итү, аның мәнфәгатьләрен кайгырту, дәүләт һәм хөкүмәт даирәләренең игътибарын халыкны борчыган проблемаларга юнәлтү, хакимият органнары карарларын, кануннарын, боерыкларын гади һәм аңлаешлы тел белән вакытында киң катлау укучыларга җиткерү. Үз өстенә алган шушы катлаулы бурычны газета менә инде 17 ел буе уңышлы башкарып килә.
Редакциягә ел саен меңләгән хатлар килә. Төрле яшьтәге төрле катлау кешеләреннән килгән, тормыш-көнкүрешнең бөтен якларын колачлаган бу хатларның күбесе газета битләрендә басылып чыга дип уйлыйм. Ә кайберләрен, тикшереп чара күрү өчен, тиешле хезмәтләргә җибәрәләр. Газетада укучыларны аеруча борчыган мәсьәләләр беренче биттә даими бирелеп барыла.
Шулай ук газета укучылар тарафыннан хакимиятнең «Кайнар линия»сенә килгән җаваплар, «Иман», «Пар канатлар», «Фирүзә», «Гаилә», «Ханым-солтаным», «Закон һәм иминлек» һәм башка бик күп кенә рубрикалар газета оешканның беренче саннарыннан ук укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. Боларның барысы артында «Яшел Үзән» газетасы редакциясе коллективының тырыш һәм намуслы хезмәте тора.
Форсаттан файдаланып, редакция коллективын бәйрәм белән котлыйм, һәркайсына исәнлек-саулык, бәхет телим. Киләчәктә дә бергә-бергә яшәп, шәһәр һәм район тормышын гадел яктыртып торучы газета булып калыгыз. Язманы Гәрәй Рәхим шигыре белән тәмам итәсе килә.
Идел кебек якты йөзле,
Илем кебек ягымлы.
Сердәш тә ул, иптәш тә ул,
Сизә ялгыз чагымны.
Киңәш бирә, кайчагында,
Чеметеп тә куйгалый.
Кырык этне әрләп ташлый,
Андый чак та булгалый.
Үзен һәр кеше ярата,
Начальник та, эшче дә.
Гел аңа тартылып тора
Олылар да, кече дә.
Бик өлкән дә түгел әле,
Унҗиде яшь үзенә.
«Ни әйтер бу» ,- диеп һәркем,
Карап тора күзенә.
Кем турында сөйли диеп,
Сорамагыз сез бездән.
Үзегез дә беләсез ич -
Ул газета - «Яшел Үзән»!
Фәндияр Гыйльманов,
хезмәт ветераны,
Югары Урысбага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев