Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Рәхмәт сезгә, авылдашлар!

Моннан ике ел элек кенә мәчет - хыялда гына, ә зиратыбыз ташландык хәлгә килеп җиткән иде. Моңа бик нык борчылсалар да, җиң сызганып, эшкә тотынучы булмады. Менә шушы эшкә авылыбызның хөрмәткә лаек кешеләре алынды. Бу эшне башлап җибәрүчеләр: Хафиз Зәбиров, Рамилә һәм Хәмит Нуруллиннар. Аларны хуплап, зиратны төзекләндерү өчен матди...

Моннан ике ел элек кенә мәчет - хыялда гына, ә зиратыбыз ташландык хәлгә килеп җиткән иде. Моңа бик нык борчылсалар да, җиң сызганып, эшкә тотынучы булмады. Менә шушы эшкә авылыбызның хөрмәткә лаек кешеләре алынды. Бу эшне башлап җибәрүчеләр: Хафиз Зәбиров, Рамилә һәм Хәмит Нуруллиннар. Аларны хуплап, зиратны төзекләндерү өчен матди ярдәм күрсәтүе һәм күмәк хуҗалык балансындагы элеккеге мәктәп бинасын авыл халкына кайтарып биргән өчен, күмәк хуҗалык җитәкчесе Әмир Заһидуллинга авыл халкы исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Эшне кызу тоттылар. Авылдашларыбыз, биредә яшәүчесе булсын, читтә яшәүчеме (хәтта Россия чикләрен узып китеп, Молдавиядән дә), һәрберсе хәленнән килгәнчә ярдәм күрсәтте. Безнең авылдан байлар чыкмаган. Әмма ил төкерсә, күл була, дигәннәре хак икән.
Матди ярдәмнән тыш, үзләренең алтын кулларын эшкә җиккәннәрнең исемнәрен атап китү урынлы булыр. Менә алар: Хәйдәр Нуруллин, Фәргать Мөхетдинов, Госман Сәлахов, Азат Шаһиев, Равил Гатауллин. Олылар белән бергә авылыбызга әби-бабалары, туганнары янына кунакка кайтып йөрүче балаларның булышып йөрүе аеруча күңелле булды.
Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дигән борынгылар. Без, өлкән буын, балаларга менә шушы тәрбияне бирә алсак, бик бәхетле әниләр, әбиләр булырбыз, боерган булса.
2012 елның 21 октябрендә мәчет ачу тантанасы - авылыбыз тарихына иң мөһим вакыйга булып кереп калачак. Бу көнне авылыбызда тәүге тапкыр азан, тәкъбир тавышлары яңгырады. Нур өстенә нур булып Яшел Үзән имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт вәгазе тыңланды. Габделхәмит хәзрәткә - халкыбызны ихтирам итеп килүе өчен, ә Норлат авылының «Мөслимә» мәчете имам-хатыйбы Хәмзә хәзрәткә матди ярдәм күрсәтүе өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Авылыбыз өстендә, намазга, иманга чакырып, азан яңгырый. Хәерле сәгатьтә булсын! Һәрберебез күңеленә иман нуры җиткерсен, авылыбыз үссен, картаймасын, чәчәк атсын. Илебездә, йортыбызда иминлек, тынычлык, байлык булсын. Ходай Тәгалә сугыш утлары, фетнәләр, ачлык-ялангачлык күрсәтмәсен. Уңган, булган авылдашларымның тырыш хезмәт нәтиҗәсе булып аякка баскан иман йортыбыз гомерле булып, ишекләре һәркемгә ачык булсын, дигән теләктә калабыз.
Зөлхия Ильматова.
Тау Иле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев