Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Олигархтан ким түгел

Бай түрәләр кебек яшибез хәзер. Ышанмыйсызмы? Алайса, башыннан башлап сөйлим. Белгәнебезчә, илдә-көндә инвалидлар декадасы үтеп китте. Ул хакта белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр: декада барышын телевизордан да сөйләп тордылар, газеталар да язды. Шулай булырга тиеш тә. «Яшел Үзән»дә язуларынча, шәһәрдә һәм районда 15 меңгә якын инвалид яши икән бит. Өеннән чыга...

Бай түрәләр кебек яшибез хәзер. Ышанмыйсызмы? Алайса, башыннан башлап сөйлим.
Белгәнебезчә, илдә-көндә инвалидлар декадасы үтеп китте. Ул хакта белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр: декада барышын телевизордан да сөйләп тордылар, газеталар да язды. Шулай булырга тиеш тә. «Яшел Үзән»дә язуларынча, шәһәрдә һәм районда 15 меңгә якын инвалид яши икән бит. Өеннән чыга алмаучылары да күптер. Хәер, сүзем ул хакта түгел иде бит. Үзем турында язарга тотынган идем. Мин, узган гасыр кешесе булсам да, Аллаһка мең шөкер, кибеткә ипигә барып кайтам, вак-төяк китереп бирегез әле дип, кешегә ялынып тормыйм. Аякта егәр бетеп барса да, йөрергә, яшәргә тырышып яткан көннәрем. Дөрес, кайгыртучылар булса, сөенәм ихластан, андый мәрхәмәтле затларга кат-кат рәхмәт укыйм күңелдән. Зарланмыйм, туганнарым ярдәмнән ташламый. Көн саен, һава торышы нинди булуга карамастан, хәлемне белеп, ярдәм итеп торалар. Ялгыз булсам да, бөтенләй үк ялгыз түгел әле мин.
Шушы көннәрдә бик күңелле вакыйга булды бит әле. Үзенә генә күңелсез булмасын әле дип, авыл клубы мөдире Фәридә Сафина белән бер төркем мәктәп укучылары, өемә килеп, тулы бер концерт күрсәтеп китте. Магнитофоннарын култык астына кыстырганнар да, өйгә килеп керүгә, уйнатып та җибәрделәр: биеделәр дә, җырладылар да балалар. Әй күңелле булды! Гармун уйнап, клубта яшьләрне җырлаткан, биеткән чаклар искә төште. Бер ялгызыма искиткеч матур концерт куйдылар, диванда, ни көләргә, ни еларга белмичә, кул чабып, тамаша кылып утырдым. Исем-акылым китте. Олигархлар, артистларны өенә чакыртып, акча түләп, җырлата, биетә икән дип ишеткән бар иде. Мин дә байлар рәтендә икән. Аерма шунда: алар акча түләп җырлаттыра, ә миңа, кайгыртучан затларның хәер-фатихасы белән, бушлай концерт күрсәттеләр. Соңыннан белүемчә, бу көнне әлеге һәвәскәр артистлар төркеме ялгыз яшәүче бүтән авылдашларымны да сөендергән.
Инвалидлар декадасында шундый изге эшне оештырган җитәкчеләргә, Яшел Үзәннең социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә, шулай ук Олы Яке мәктәбе укучыларына, клуб мөдире Фәридә Сафинага чын күңелдән рәхмәт. Алып килгән баллы күчтәнәчләре дә, җыр-биюләре кебек үк, бик тәмле иде. Мондый матур эш-гамәлләре дәвамлы булсын.
Наҗия Әхмәдуллина.
Уразлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X