Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Менә шундый Яңа ел

Балалар бакчасына йөрмәсәләр дә, анда йөрүчеләрдән ким шатланмады ул көнне Карагуҗа авылының нәниләре. Авылның сәхнә ветераннары тарафыннан куелган Т.Миңнуллинның «Акбай һәм Кыш бабай» пьесасы буенча спектакль нәниләрнең генә түгел, аларның әти-әниләренең дә, әби-бабайларының да, башка тамашачыларның күңеленә дә бик хуш килде. Ә спектакльгә әзерлек болайрак башланды... Башлап йөрүчесе мәңге армас,...

Балалар бакчасына йөрмәсәләр дә, анда йөрүчеләрдән ким шатланмады ул көнне Карагуҗа авылының нәниләре. Авылның сәхнә ветераннары тарафыннан куелган Т.Миңнуллинның «Акбай һәм Кыш бабай» пьесасы буенча спектакль нәниләрнең генә түгел, аларның әти-әниләренең дә, әби-бабайларының да, башка тамашачыларның күңеленә дә бик хуш килде.
Ә спектакльгә әзерлек болайрак башланды... Башлап йөрүчесе мәңге армас, картаюны белмәс, кешеләргә һәрвакыт яхшылык кына эшләүче, авылыбызның китапханә мөдире - Дания Җиһаншина. Ул моннан бер ай элек, үзе кебек сәхнәдә ярты яшьлекләрен уздырган ветераннарны җыйды да: «Авылыбызда 24-30лап сабый Яңа елны да, Кыш бабай һәм Кар кызының да кем икәнлекләрен дә белми үсәләр инде», - дип тегеләргә очкын салып җибәрде. Дәррәү килеп пьесаны укып чыктылар, рольләрне бүлештеләр. Репетицияләр башланды. «Минем болай әллә кайчаннан күңелем кытыкланып тора иде, нәрсә булса да уйнарга», - дип Кыш бабай роленә алынган Әсхәт Сафиуллин канәгать елмайды. Карагуҗа авылының почта хезмәткәре Раилә Вахитова бүре ролен башкарды. Раилә сәхнәдә күбрәк матур-матур җырлар башкара иде. Бүресе дә шуңа күрә бик музыкаль килеп чыкты. Аның кыланмышларыннан балалар шырык-шырык көлеп утырдылар.
Кәҗә бәтие белән Сарык бәрәне рольләрен башкарган Дания Камалиева белән Гөлсинә Гыйниятуллина икесе дә авылның иң оста биючеләре, икесе дә Карагуҗага Күлбаш авылыннан килен булып төшкәннәр. Күлбаш мәктәбендә укыган чакларында да, Карагуҗа мәктәбендә укыганда да нинди генә кызык сюжетлы биюләр башкармый иде алар. Һәм әле хәзер дә авылдагы, сабан туйлардагы бер генә концерт та аларның дәртле биюләреннән башка узмый. Ветераннардан кала спектакльдә яшьләр дә уйнады. Җирле үзидарә сәркатибе - Рузия Хөснетдинова - Акбай, өйдә кечкенә улы Ансарны үстереп утыручы Эльза Кучкарова Тәмлетамак рольләрен шундый оста итеп башкардылар.
Ә Кар Кызы! Ул иң гүзәле иде. Бу рольне Карагуҗа мәктәбенең Х сыйныф укучысы Алисә Насыйбуллина уйнады.
Ә Дания үзе режиссер да, бер үк вакытта бөтен җәнлекләргә акыл өйрәтергә яратучы Бозау ролендә иде.
Ә соңыннан кунакка килгән нәниләр чыршы тирәсендә җәнлекләр белән әйлән-бәйлән уйнадылар, туйганчы биеделәр, матур-матур шигырьләр сөйләделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Яңа елда эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә бәхет, шатлык, муллык, иминлек теләп, барлык тамашачылар исеменнән -
Гөлнур Хәкимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250