Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Мәдәният учагы сүнмәсен!

Менә, ниһаять, озакка сузылган еллык отчет концертын уздыру өчен 23 мәдәният йортыннан килгән катнашучылар, Олы Ачасыр мәдәният йортына җыелдылар. Кичәне «Идел аръягы» берләштерелгән клуб системасы җитәкчесе Миңнулин Шәүкәт Мидхәт улы ачып җибәрде. Ул мәдәният йорты белән тыгыз элемтәдә торган авыл советы җитәкчеләренә рәхмәт хаты тапшырды. Олы Ачасыр мәдәният йортының сәхнә...

Менә, ниһаять, озакка сузылган еллык отчет концертын уздыру өчен 23 мәдәният йортыннан килгән катнашучылар, Олы Ачасыр мәдәният йортына җыелдылар. Кичәне «Идел аръягы» берләштерелгән клуб системасы җитәкчесе Миңнулин Шәүкәт Мидхәт улы ачып җибәрде. Ул мәдәният йорты белән тыгыз элемтәдә торган авыл советы җитәкчеләренә рәхмәт хаты тапшырды.
Олы Ачасыр мәдәният йортының сәхнә бизәлеше бик матур бит, анда чыккач биимичә, җырламыйча түзеп буламыни? 7 авылдан килгән гармунчыларыбыз татар халык көйләренә тезмә белән концертны башлап җибәрделәр. Алар үзләренең хис-моңнарын гармун телләренә салдылар. Безнең татар көйләре бигрәк моңлы бит ул! Башка телләргә тәрҗемә ителми торган гармун моңы безнең дөньябызны баета.
Бу концертта иң-иңнәре, смотр-конкурста сайланып алынганнары гына катнашты. «Йолдызлык» фестивалендә I урынны алган егетләребезне Салават Айзетовны (Норлат), Ришат Шакировны (Күгеш) халык җылы кабул итте. Татар Танаеннан Мостафиннар дуэтын тамашачылар бик яратты. Шулай ук Мирхәтуллиннар буыны, 70 яшьлек бабай, улы һәм 5 яшьлек онык та татар халык биюен, җилдәй, җитез итеп биеделәр. Концерт моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Өтәшкә авылыннан килгән Даниил Баранов һәм Дарья Петрованың шигырьләрен тыңлаганда, барыбызның да күзләре яшьләнде. Алар Муса Җәлилнең «Вәхшәт» һәм «Ана даны» дигән шигырьләрен сөйләделәр.
Олы Ачасыр авылының тагын бер тату гаиләсен әйтеп үтмичә булмас. Ул Гатиятуллиннар гаиләсе. «Бер генә концерт та Маратсыз үтми, ул минем уң кулым», - ди мәдәният йорты мөдире Зыятдинова Фәния Самат кызы. Маратның тормыш иптәше Рәзинә бик үзенчәлекле «Уракчы кыз» биюен башкарды. Гомумән, безнең арада җыр-моңга гашыйк кешеләр бик күп. Концертыбызны тел байлыгы белән бизәп, башыннан ахырына кадәр Олы Шырдан кызы Алия Хәсәнова һәм Олы Ачасыр егете Марат Гатиятуллин дәртле итеп алып бардылар.
Бәйрәмебез дуслык җыры белән тәмамланды. Соңыннан еллык йомгаклау концертында җиңгән 5 мәдәният йортына бүләкләр тапшырылды. Бөтен мәдәният йортларын берләштергән шундый зур кичәләр күбрәк булсын иде.
Олы Ачасыр мәдәният йорты җитәкчесе Зыятдинова Фәния Самат кызына, безне җылы каршы алып, 22 мәдәният йорты коллективын бер бинага җыйган өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Без үз халкыбызның җыр-моңын, онытыла барган көйләрен онытмаска, гореф-гадәтләрен ихтирам итеп, мәдәният учагын сүндермичә яшәргә тиешбез!
Лилия Сибгатуллина.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев