Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Лиданың розалары яшәргә дәрт биреп тора

Мин «Яшел Үзән» газетасын бик яратып укыйм. Килгәнен дүрт күзем белән көтеп алам. Бик матур чыга бит ул. Газетаны укып, райондагы барлык яңалыкларны күңелгә теркәп куясың. Укыган саен укыйсы килеп тора. Безнең Гоголь урамының 46нчы йорты каршында бик матур чәчәклек пәйда булды. Йортыбыз яныннан үткән бер кеше шушы чәчәкләргә сокланып...

Мин «Яшел Үзән» газетасын бик яратып укыйм. Килгәнен дүрт күзем белән көтеп алам. Бик матур чыга бит ул. Газетаны укып, райондагы барлык яңалыкларны күңелгә теркәп куясың. Укыган саен укыйсы килеп тора.
Безнең Гоголь урамының 46нчы йорты каршында бик матур чәчәклек пәйда булды. Йортыбыз яныннан үткән бер кеше шушы чәчәкләргә сокланып карап тора. Чәчәкләрнең дә тегенди-мондые гына түгел, гөлләр патшасы - розалар күзләрне иркәләп утыра. Йорт янында зур-зур агачлар үсеп, күләгә төшереп торса да, розалар рәхәтләнеп чәчәк аталар, үзләрен тәрбияләүчеләргә рәхмәтләрен белдергән шикелле, көннән-көн хуш исләрен тараталар.
Менә шул чәчәклекне 4нче подъездда яшәүче Лида Митрофанова үстерде һәм тәрбияләп тора. Иртә таңнан торып, чәчәклеккә чыга, алар белән исәнләшә, һәрберсе белән сөйләшеп чыга, сокланып карап тора. Аннары чүпләрен утый башлый, су сибә. Мин инде өлкән кеше, әнә яшьләр эшләсен, дип тормый. Үзем чәчәкләрне бик яратам. Булдыра алган кадәр Лидага да булышырга тырышам.
Әйтәсе килгәнем шул: хәзер кеше бик пассив. Өлкәннәр - яшьләрне, яшьләр хакимиятне сүгә: күпчелек нәрсәдән булса да риза түгел. Миңа калса, тормышны үзгәртү өчен, нәкъ менә Лида ханым башкарган кебек, кечкенә менә шундый эшләрдән башларга кирәк. Үзең менә шуны эшләп кара син: йорт алларын урам себерүчегә карап тормыйча, җыештыр, чүпләмә, үзең яшәгән җирне төзекләндерергә тырыш. Булдыра алмыйсың икән инде, өстәгеләрне сүгеп, подъезд төбендә «бет чәйнәп» утырма. Хәзер бөтен матур, яхшы башлангычлар үзебездән башланырга тиеш.
Флера Бикмөхәммәтова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев