Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Куркаклар хоккей уйнамый

Татар Танаенда соңгы берничә ел дәвамында урта мәктәп укучылары һәм укытучылары авыл уртасында хоккей мәйданчыгы төзүне үзләренә бурыч итеп куя. Күп кенә авылларда бу чара үзәкләштерелеп, район булышлыгы белән эшләнә, ә безнең укучылар, мәктәп директоры Венера Гарипова инициативасы, физкультура укытучылары җитәкчелегендә үз көчләре белән гаҗәеп мәйданчык ясап куйдылар. 2010 елда...

Татар Танаенда соңгы берничә ел дәвамында урта мәктәп укучылары һәм укытучылары авыл уртасында хоккей мәйданчыгы төзүне үзләренә бурыч итеп куя.

Күп кенә авылларда бу чара үзәкләштерелеп, район булышлыгы белән эшләнә, ә безнең укучылар, мәктәп директоры Венера Гарипова инициативасы, физкультура укытучылары җитәкчелегендә үз көчләре белән гаҗәеп мәйданчык ясап куйдылар. 2010 елда районның ул чактагы хакимият башлыгы Радик Хәсәнов, әлеге мәйданчыкны күреп, мәктәпкә бер комплект хоккей киемнәре бүләк иткәч, балаларның шатлыгы эченә сыймады.
Мәйданчыкны су сибеп катырып, шугалак ясап, инде берничә ел рәттән мәктәпнең барлык малайлары диярлек хоккей белән «җенләнә». XI сыйныф укучысы Әдиятуллин Илнур - мәктәпнең хоккей командасы капитаны. Капкачы - Шакиров Булат. «Яхшы капкачы - ярты җиңү», - диләр бит. Тренерлары - мәктәпнең физкультура укытучысы Зәйнуллин Ирек Шәүкәт улы. Барлык малайлар да, укудан кайткач, мәйданчыкка барып, боз чистартып, хоккей уйнарга йөри. Чынлап та, теләк булса, әллә ниләр эшләп була - боз мәйданчыгы шәһәрнекеләрдән бер ягы белән дә аерылмый: шоп-шома, кич белән шуар өчен яктырткычлар куелган, вакытлыча киенү-чишенү урыны җайлаштырылган.
Мәйданчык әзер булганнан бирле бер буш торган вакыты юк - кайбер көннәрне 15-20 малай җыелып хоккей уйный, тренерлары Ирек Шәүкәт улы һәм Равил Шаһзадә улы да алар белән мәш килә. Шимбә, якшәмбе көн-нәрендә Яшел Үзәннән һәм Казаннан кайткан студентлар да аларга кушылып хоккей уйный. Хоккей - команда уены, шуңа күрә ул укучыларны һәм студентларны бергә берләштерә, дуслаштыра.
Көн саен күл буе балаларның шат авазыннан гөр килә. «Куркаклар хоккей уйнамый», - дигән мәгълүм гыйбарәнең мәгънәсе дә Танай күлендә тагын бер кат ачылды.
Наилә Әкрамова,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250